Кама Тамагы районында Сабан туен билгеләп үттеләр

Татарстанның Кама Тамагы районында Сабан туе бәйрәме уза. Бәйрәмне оештыруда «Президент белән бергә» («Вместе с Президентом») республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары катнашты.
Бәйрәм районның иҗат коллективларының традицион чыгышыннан башланды, аннан соң сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов чыкты. Ул Сабан туена җыелган халык игътибарына ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен укыды. «Язгы кыр эшләре тәмамлануны гәүдәләндергән бәйрәм безне туган нигезгә һәм милли традицияләргә кайтара, буыннарның өзлексез рухи бәйләнешен тәэмин итә», - дип Павел Лоханов Татарстан лидеры котлавыннан юллар китерде.
Павел Лоханов Сабан туеның традицион төстә җәйнең башы булуын билгеләп узды. «Бүген кан һәм тир белән шушы бәйрәмне билгеләп узу мөмкинлеген биргән, үзен кызганмыйча тәүлек буе язгы кыр эшләрендә уздырган затларны хөрмәтлибез», - дип мөрәҗәгать итте районда яшәүчеләргә башкарма комитет җитәкчесе.
Ул бәйрәмгә килгән халыкка котлау сүзләрен җиткерде. Аннан соң авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү булды.
«Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары «Спортивный Татарстан» мәйданын оештырган, анда теләге булган һәркем үз көчен ГТО нормаларын бирүдә сынап карый алды. Мондый ук мәйданчыклар, Сабан туен бәйрәм иткәндә, Татарстанның барлык районнарында оештырыла. ГТО нормаларын бәйрәмгә килгән күп кеше тапшырырга карар кылды. Аны уңышлы тапшырганнар «Президент белән бергә» значогын һәм диплом алды. ГТО нормаларын, шулай ук, Павел Лоханов та бирде. «Рөстәм Нургалиевич – безнең лидер, гомеренең күп өлешен эштә уздыручы бик актив кеше, әмма, шул ук вакытта, беркайчан да спорт турында онытмый, - дип белдерде Лоханов, ни өчен ГТО нормаларын бирергә уйлавы турындагы сорауга җавап биреп. – Аның командасында спорт белән мавыгучан булмау – начар күренеш».
Чара кысаларында башка спорт ярышлары да – көрәш, канат тарту һәм сумо оештырылган. Бәйрәмдә 4 меңгә якын кеше катнашкан.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/06/110183/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.