Логотип
Яңалыклар

Каләмнәр чарлар чаклар

«Алтын Каләм» фестивале – талантлы балаларны барлау эшенең бер үрнәге. 1996 елдан башлап, менә инде 24 ел буе бездә татарча һәм русча язучы яшь журналистлар барлана. Болар – 10 яшьтән 18 яшькәчә булган мәктәп укучылары гына әле, әмма киләчәкнең потенциаль журналистлары инде. Фестиваль аларны барлап кына калмый, иҗат сукмакларына алып керә, журналистиканың капкаларын ача, серләренә төшендерә.

«Алтын каләм» фестиваленең быелгысы иртәгә, ягъни 3 июльдә ачылып, 7 июльдә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән тәмамланачак. Фестивальнең сайлау турларыннан узып, финалга чыккан яшь каләм әһелләре гомерләренең шушы иң кызыклы дүрт көнен «Волга» яшьләр үзәгендә атаклы корифейлар янәшәсендә уздырып, басма продукция, телевидение, радио, мультимедиа, верстка, дизайн, фотожурналистика өлкәләре турында шактый белем туплап кайтырлар.

Быелгы фестивальнең төп темалары бишәү: Татарстанда бу ел эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгәнлектән һәм бездә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узганлыктан, аларның берсе шушы чемпионатка кагылса, калганнары – Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте эшчәнлегенең 25 еллыгына, «Белемнәр журналистикасы»на, ТАССРның 100 еллыгына, Россиядә Театр елына багышлана.

Җиңүче балаларга традиция буенча Казан Федераль Университетында «Журналистика» белгечлеге алу мөмкинлеге биреләчәк. Быел тагын бер яңалык: җиңүчеләр арасында «Телевидение» юнәлешендә уку өчен грант иясе дә ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ Татарстаннан. Мэскэугэ иремнен бик тэ кучэсе килде, мин шуна курэ монда. Элбэттэ, Мэскэу матур, лэкин мин рэхэтлэнеп Казанда яшэр идем. Э монда, чынлап та, ыгы-зыгы, беркем берни белми, ботен халык башка шэhэрлэрдэн, эш хакы да Казандагыдан купкэ аермалы тугел. Лэкин ирем Мэскэугэ берничэ тапкыр 3 конгэ, берэр атнага баргалап кына кайтты, икебез дэ кученгэнчегэ кадэр. Сез узегез ук язгансыз, ирегезгэ "драйв" житми. Кайда кызык-шуны гына эзлэп йори, бугенге белэн яши, килэчэкне уйламый. Жавапсыз кеше. Сезгэ ярдэм итми, сагынмый дип тэ эйтергэ момкиндер. Сезнен яныгызда якыннарыгыз, кызыгыз бар, фатирыгыз бар. Сез инде болай да ирсез хатын кебек, ометлэнмэгез ирегезгэ. Югыйсэ, анын буш хыяллары белэн ботен гомерегез узачак.

    Хәзер укыйлар