Логотип
Яңалыклар

Исәпкә алучының мөнәсәбәте ошамаса нишләргә?

Россиядә Халык санын исәпкә алу кампаниясе бара. Кампания барышында килеп туган кайбер сорауларга җаваплар .

 ИСӘПКӘ АЛУЧЫНЫ ФАТИРГА КЕРТЕРГӘ КИРӘКМЕ?
Мәҗбүри түгел. Сез халык санын алу  буенча сорауларга бусагада басып та җавап бирә аласыз. Ул күп вакытны алмый. Кирәк дип саныйсыз икән,  исәпкә алучыны кухняга яки коридорга чакырып, аның сорауларына фатирда җавап бирә аласыз.

ИСӘПКӘ АЛУЧЫГА ДОКУМЕНТЛАРНЫ КҮРСӘТЕРГӘ КИРӘКМЕ?
Юк, кирәк түгел. Исәпкә алучы бернинди документлар да сорарга хокуклы түгел.

ИСӘПКӘ АЛУЧЫНЫҢ СОРАУЛАРЫНА НИЧЕК ҖАВАП БИРЕРГӘ?
Үзегезгә мәгълүм булганны дөрес итеп сөйләп бирегез. Әгәр белмәгән соравыгыз булса,  мәсәлән, бина төзелү елын йә торак диварының нинди материалдан ясалуын, аны төшереп калдыра аласыз. 

ИСӘП АЛУЧЫНЫҢ МИҢА КАРАТА МӨГАМӘЛӘСЕ ОШАМАСА?
Аралашудан баш тартыгыз, исәпкә алу участогына шалтыратып, ни булганын хәбәр итегез. Анда вазгыятьне тикшерәчәкләр һәм сезгә башка исәпкә алучыны җибәрерләр йә участокка  килеп исәпкә алуны узарга тәкъдим итәрләр.

ТЕЛЕФОН АША ХАЛЫК САНЫН АЛУДА КАТНАШЫП БУЛАМЫ?
Юк, ярамый. Халык санын алуның мондый формасы каралмаган. Әгәр  берәрсе шалтыратып,  телефон аша исәпкә алуны узарга тәкъдим итә икән, белегез –  сезне  алдыйлар. 


ӘГӘР СӘФӘРДӘ, ХАСТАХАНӘДӘ, КОМАНДИРОВКАДА ҺӘМ БАШКА ҖИРДӘ БУЛСАМ, МИНЕ БАШКА БЕРӘҮ  ЯЗА АЛАМЫ?
Әйе, мөмкин. Сезне  гаилә әгъзаларыгыз исәпкә кертә ала. Шулай ук сез дә йорт хуҗалыгыгыздагы барлык әгъзаларын да яза аласыз. Сәфәрдә булганда – аларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша исәпкә алу битенә кертә аласыз.
Фото: «Челнинские известия» сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар