Логотип
Яңалыклар

Ислам илләренең милли кухнялары белән танышу өчен, Казан-Экспога килегез!

«KazanForum» кысаларында беренче тапкыр яшь аш-су осталарының Юныс Әҗмәтҗанов исемендәге халыкара турниры уза.

Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (ОИС) кергән илләрдән 25 яшькә кадәрге яшь осталар катнаша. 15 тән артык илдән катнашучылар булачак.
Чараны оештыручылар теләгән һәркемне 18-19 майда, Казан-Экспоның «С» секторына рус, казакъ, үзбәк, малайзиялеләр, кыргыз, ливанлылар, азәрбайҗаннар һәм башка халыкларның милли кухнялары белән танышырга һәм ризыклардан авыз итәргә  чакыра. 
Керү ирекле. 
Вакыты: 18 майда сәгать 10.00–18.00 гә кадәр, 19 майда 10.00–13.00 гә кадәр. 
Адресы: Татарстан Республикасы, Зур Кабан, Выставочная, 1. «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә комплексы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар