Логотип
Яңалыклар

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале якынлаша

23 август көнне сәгать 14.00 дә Биектау районы Камай авылында урнашкан “Иске Казан” музей-тыюлыгында хәйрия фестивале була.
Бер төркем татар эстрадасы җырчылары, ә алар өч дистәләп, ДЦП, яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган “Иске Казан” музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында катнаша. “Иске Казанда милли моңнар” дип аталган фестиваль икенче тапкыр оештырыла.

Фестиваль барышында “Иске Казан” комплексы буенча экскурсия, кызыклы уеннар, ярминкәләр уздыру да каралган.

Моннан тыш, бәйрәмгә килгән кунакларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр тапшыру да күздә тотыла.

Чарада җыелган барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге фондка (http://angela-vavilova.ru/) һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендәге (http://yardem.islamtat.ru/) күрмәүчеләрне һәм ДЦП аркасында гарипләнгән балаларны дәвалауга күчереләчәк. Әйтик, былтыр үткәрелгән I фестивальдә 100 мең сум күләмендә акча җыелган булган.

Билет бәясе алдан сатуда − 250 сум, көнендә – 300 сум.

Проектның авторы – журналист, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхакый. Тулырак мәгълүматны 8-917-222-05-65 номерлы телефон, яки 240-24-99@mail.ru электон адресы аша алырга мөмкин.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/04/112028/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар