Логотип
Яңалыклар

“Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклор бәйрәме уздырылачак.

30 май көнне сәгать 14.00 дә Татарстанның Биектау районы Камай авылында урнашкан Иске Казан Дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей тыюлыгы “Музей ныгытмасы”нда “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклор бәйрәме уздырыла.
Анда республиканың 26 муниципаль районыннан иҗат төркемнәре катнашачак. Кунаклар өчен декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, мастер-класслар тәкъдим итү планлаштырыла.

Күңел ачулар вакытында “Бирнә әзерләү”, “Яңгыр боткасы”, ”Балага исем кушу”, “Сепарат аерту өмәсе” һ.б. гореф-гадәтләр һәм йола үрнәкләре күрсәтү ниятләнә. Тамашачылар бәет һәм мөнәҗәтләр тыңлый алачак. Моннан тыш, “Риваять” фольклор төркеменең дә чыгыш ясавы көтелә.

Бәйрәмгә Арча юнәлешендәге электропоездында килеп, Камай авылында төшеп калырга һәм җәяү барырга мөмкин.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/28/109862/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар