Логотип
Яңалыклар

Ищенко һәм Ромашина дуэты – синхронлы йөзүдә иң яхшысы

Спортның  су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында дуэтлар финалында Россия кызлары иң яхшы техник программа күрсәтеп, 95.4672 балл алды.
Сайлап алу раундында 38 дуэттан беренче өчлеккә Россия, Кытай, Япония керде. Кытай синхронисткалары җиңүчеләрдән 2.2924 баллга, япон кызлары – 4.2211 баллга артка калды. Лондон Олимпиадасының алтын дуэты Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина 12 ил арасында исемлек буенча арттан икенче булып чыгыш ясады.   

Америка кызлары рок-н-ролл белән таң калдырдылар, мексиканкалар – халык моңнары белән, энергияле итальянкаларны алкышларга күмделәр. Украинкалар драмасы, тамашасы мавыктыргыч булуга карамастан, 91.6770 балл гына алып килде.

Россия кызлары чегән дәртен кузгаттылар һәм лаеклы рәвештә алтын алдылар. 4 нче урында – украинкалар, 5 урында – испанкалар.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/26/111649/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар