Логотип
Яңалыклар

Исерек айнырмы?

Алкоголизм белән авыручылар саны арта. Дөрес, ул үзгәртеп кору елларындагы эшсезлек вакытында кебек зур түгел. Хәзерге көндә дүрт эчкече ир-атка бер исерек хатын-кыз туры килә. Бу хакта бүген бөтендөнья алкоголизмга каршы көрәш көненә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

«Хроник эчкечелекне гомерлеккә дәвалап булмый», – ди Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш психиатр- наркологы Степан Криницкий.  Алкоголизм психик авыру дип санала. Белгечләр аларны вакытлычага гына дәвалый ала. Бу чирдән котылу  өчен кеше үзе тырышырга тиеш. «Республика наркологик диспансерына бер тапкыр мөрәҗәгать итүгә үк аек тормыш алып баручылар бар. Кайберләре алтышар тапкыр килә.  Табибка килгәннәрнең 20% ы гына дәвалана», – ди белгеч. 
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарә башлыгы Марина Патяшина белдерүенчә, агымдагы елның сигез аенда  сыйфатсыз алкогольдән 368 кеше агуланган. Бу узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Гадәттә, этанол белән агуланалар. Мондый очракка эләгүчеләрнең һәр икенчесе –   эшсезләр.  Пенсионерлар да бар. Агуланган өлкәннәрнең һәр икенчесе якты дөнья белән хушлашкан. Быел исә үлүчеләр саны 140 ка җиткән. 
Кызганыч, статистикада балалар да бар. Быел алар арасында  спиртлы эчемлекләр белән агулануның 14 очрагы теркәлгән.  Марина Патяшина белдерүенчә, бу  ялгышлык  очраклары түгел. Балалар исерү теләге белән  хәмергә үрелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар