Логотип
Яңалыклар

Иртәгә Тукай урамы көне

 

 Казанда  Габдулла Тукай иҗатын, Иске Татар бистәсен популярлаштыру максатыннан, «Тукай урамы көне» уза. «Ул ел саен оештырылачак, язны әлеге бәйрәм белән каршы алачакбыз», – диде оештыручылар бүген шул уңайдан үткән матбугат очрашуында. 

 Бу көнне бәйрәмгә килүчеләр Тукай урамының, анда урнашкан биналарның тарихы белән танышачак. Бу максатларда җәяүлеләр һәм велоэкскурсияләр оештырыла. «Анда катнашу өчен, Тукай музеена шалтыратып алдан язылу шарт», – диде оештыручыларның берсе – музей директоры Гүзәл Төхвәтова.  

Бәйрәмнең икенче майданчыгы – Юнусов мәйданында. Анда төрле мастер-класслар, сувенирлар сату нокталары оештырыла. Шунда ук «Ачык микрофон» эшләячәк. Республика шагыйрьләре Тукайга багышланган шигырьләрен укыячак. Килгән кунаклар да бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйли ала. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары чыгышы көтелә.  

 Бу көнне Тукай музеенда интерактив лекцияләр, квест-уеннар, викториналар узачак. Яңа экспозиция белән танышу мөмкинлеге дә була. Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, экспозицияләр белән танышу өчен аудиоэкскурсияләр булдырылган, шулай ук килгән кунакларны робот та озатып йөриячәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар