Логотип
Яңалыклар

Интернет-кибетләрдә татарча өстәл уеннары пәйда булды

Өстәл уеннарын Казанда яшәүче Санкт-Петербургның татар яшьләре уйлап тапкан.



Казанда яшәүче Санкт-Петербургның татар яшьләре ана телендә өстәл уеннары уйлап тапкан. Аларны интернет-кибетләрдән сатып алырга мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Санкт-Петербург татар яшьләре лидерларының берсе Илүсә Дәүләтшина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, татар өстәл уеннары бөтенләй юк һәм бер төркем татар яшьләре әлеге проектны тормышка ашырырга алынган. “Хәзер без ул уеннарны тарату өстендә эшлибез. “Акыллы көрәш”, “Әкият”, “Татарча мафия”, “Һади Такташ” исемле уеннар барысы да әзер. Аларны интернет кибеттән сатып алырга мөмкин, бәяләре кыйммәт түгел”, – дип белдерде Илүсә Дәүләтшина. 

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/06/130902/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар