Логотип
Яңалыклар

Интернет-җанисәп һәркем өчен уңайлы 

 2020 елдагы Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар электрон җанисәп битләрен Gosuslugi.ru порталында акчаларын туздырмый гына тутыра алалар. 

 2020 елдагы Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар электрон җанисәп битләрен Gosuslugi.ru порталында акчаларын туздырмый гына тутыра алалар. 

 

Нуль яки тискәре баланс булганда да 1 марттан Россиядә яшәүчеләр Gosuslugi.ru порталыннан һәм хакимият органнары сайтларыннан файдаланачак. Әлеге ресурсларга кергәндә интернет-трафик тарифицияләнми. 

Россия Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль җыелышка юлламасында илдәге социаль мөһим сайтлардан бушлай куллану мөмкинлеген тудыру идеясен тәкъдим итте. «Бу очракта элемтә хезмәте – интернет-трафик өчен түләүнең кирәге булмый», – диде дәүләт башлыгы. Аның сүзләренә караганда, интернетка шулай керә алу Россиянең конкурентлы өстенлеге булып тора, илдә яшәүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. 

 Бу карар цифралы халык санын алуны җиңелләштерә һәм җанисәп битләрен күпчелекнең онлайн тутыруын тәэмин итә, дип белдерде Росстат башлыгы Павел Малков. 

Идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында (ЕСИА) стандарт рәвештә теркәлгән Россиядә яшәүчеләр,  Gosuslugi.ru порталында «Пройти перепись населения» дигән хезмәт күрсәтү төрен сайлап,  2020 елның 1октябреннән 25 октябренә кадәр интернет-җанисәпне мөстәкыйль уза алалар. 

Цифралы технологияләр кертелү аркасында җанисәп процессы уңайлы булачак: җанисәп алучы белән аралашуга вакыт әрәм итәсе юк, электрон җанисәп битен теләсә кайчан тутырырга мөмкин. 2019 елда уздырылган сораштырулар вакытында  Россия халкының 52% ы интернет-җанисәпне хуплады.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар