Логотип
Яңалыклар

Имтиханның бер сәгате – 19 сум 28 тиен



  Быел да чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарына үзгәрешләр кертелә. Рус теле  буенча телдән дә сынау тотачаклар. Министрлар   Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф министры Рафис  Борһанов  бердәм дәүләт имтиханнарның нәтиҗәләре  алтын медальгә дә тәэсир итәчәген  әйтте. Моннан кала, быел  дәүләт аттестациясе кампаниясендә эшләгән укытучыларга түләү күләме дә билгеле булды.  

Быел республикада бердәм дәүләт имтиханнарын  – 16329, дәүләт еллык аттестациясен  17816 укучы тапшырачак.  Моңа кадәр алар  имтихан биреп, инша язып карадылар. 35 кеше бирә алмаган, берсе телефон кулланганы өчен аудиториядән чыгарып җибәрелгән. Гомумән, гаджетлар, шпаргалкалар кулланудан баш тартырга киңәш итә мәгариф хезмәткәрләре. «Алар белән тотылган укучылар имтиханнарын киләсе елга гына тапшыра ала, ә белеме җитмәгәннәргә үзләрен тагын бер кат сынап  карарга  мөмкинчелек бирелә», – дип белдерде мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтү  департаменты башлыгы Наталья Гречанникова.  

Рус теле, җәмгыять белеме, тарих, чит тел фәннәре буенча контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр кертелгән. Министр моны укучыларны билгеле бер биремнәр буенча гына «кумасыннар» өчен эшләнә дип белдерде.  

Быел  бердәм дәүләт имтиханнарында математика буенча  мөһим үзгәреш кертелә: чыгарылыш сыйныф укучысы бу фән буенча база яки профильне генә бирә ала. Сынаулар 27  майдан 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.   1 июль  исә  «резерв көн» булып исәпләнә. Ул көнне  теләсә нинди фәннән имтихан биреп булачак.  

Министр белдерүенчә, бердәм дәүләт имтиханнары  алтын медаль язмышына да  тәэсир итәчәк. Укучы 70 тән түбәнрәк бал җыйса,  «бишле» билгеләренә генә укуына карамастан,  аңа медаль бирелмәячәк.  Рафис Борһанов  быел  бердәм дәүләт имтиханнарында  эшләгән укытучыларга  түләү күләме турында да хәбәр итте. Бер сәгатькә – 19 сум 28 тиен. Азмы бу, күпме? Монысын министр тәгаенләмәде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар