Илсур Метшин WorldSkills Abu Dhabi турында: Барысы да югары дәрәҗәдә

Абу-Дабидагы 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионаты югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу хакта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында ADNEC күргәзмә комплексында Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Бар да профессиональ, зәвыклы җиһазлар, өйрәтелгән персонал, төгәл логистика. Барысы да югары дәрәҗәдә”, – дип билгеләп үтте Казан мэры журналистлар белән әңгәмәдә.
Искәртеп үтик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында WorldSkills чемпионаты 14-19 октябрь көннәрендә уза. Анда 59 илдән 1255 конкурсант һәм 1084 эксперт, 60 рәсми һәм техник делегат, WorldSkills International төбәк әгъзалары катнаша.
Чемпионатта 52 ярыш компетенциясе тәкъдим ителә. WorldSkills Russia җыелмасында 58 катнашучы барлык компетенцияләрдә көч сынаша. Татарстаннан Россия җыелмасына җиде компетенциядә катнашачак 8 студент кергән.
Киләсе WorldSkills дөнья чемпионаты 2019 елда Казанда узачак.
“Без инде Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белгечләре белән эшлибез. Биредә чемпионат тәмамлангач WorldSkills Abu Dhabi-2017 оештыручылары Татарстан башкаласына киләчәк. Бу гадәти практика. 2021 елда инде безнең үзебезне чакырачаклар”, – дип җиткерде Илсур Метшин.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/18/150544/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.