Логотип
Яңалыклар

Илдар Халиков РФ Президенты карамагындагы икътисади советның эшче төркеменә кертелгән

ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ Президенты карамагындагы икътисади советның эшче төркеменә кертелгән. Шул хактагы карар бүген Кремль сайтында пәйда булды.

Документ нигезендә, ул "Структуралы реформаларның өстенлекләре һәм тотрыклы икътисади үсеш" юнәлеш төркеменә кергән. Эшче төркемнең төп функцияләре булып тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итүгә киртә булган актуаль проблемаларны ачыклау һәм структур реформаларны тормышка ашыру, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр эшләү, Россия Федерациясендә социаль-икътисади үсешне һәм дәүләт хакимияте һәм дәүләт идарәсе өлкәләрендәге хәлләрне анализлау санала, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар