Логотип
Яңалыклар

Илдар Халиков Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Татарстан Премьер министры Илдар Халиков РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәләле белән бергә алар А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.

Казанда сайлауларага килгән башка гражданнар кебек үк, Илдар Халиков та «Мин тавыш бирдем!» дигән беләзек һәм «Казан-Арена» стадионында узачак кичке концертка чакыру билеты алды.



Искәртеп узабыз: «Татар-информ» агентлыгы «Пирамида» комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгеннән онлайн-трансляция оештырды. Трансляция төнге 1гә кадәр дәвам итәчәк. Аны агентлык сайтында карап була.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар