Логотип
Яңалыклар

Илдар Халиков Арчада яңа йортлар тапшыру һәм пляж ачу тантаналарында катнашты

 Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы сайты.



Мөхтәрәм кунак Арча шәһәренең Горький һәм Кызыл Бистә урамнарындагы яңа йортларны ачу тантаналарында катнашты. Аннан соң үзәк стадион янәшәсендә төзелгән Казансу паркында булды.



Илдар Халиков Арча шәһәренең елдан-ел матурлана, үсә баруын билгеләп үтте, арчалыларга яңа уңышлар теләде.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар