Логотип
Яңалыклар

​«Ике елдан соң күрешкәнчегә кадәр!»

4-7 август көннәрендә Казанда узган VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен йомгаклады.
Чара яшьләр форумына яңа совет сайлау һәм резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Татар яшьләренең лидеры булып бертавыштан Тәбрис Яруллин сайланды. Ул форум рәисе вазыйфасын башкаруга өченче тапкыр керешәчәк. Яңа сайланган советка төгәл 50 кеше керде. Моңарчы эшләгән советта 52 кеше булган. Әгъзаларның күпчелеге – Татарстаннан, шулай ук актив төбәкләрдән һәм чит илләрдән, мәсәлән, Төмән, Чиләбе, Мәскәүдән, Казахстаннан да яшьләр бар.

Резолюциягә татар телен саклау һәм үстерүгә кагылышлы гомуми тәкъдимнәр белән беррәттән тарихи яктан каршылыклы шәхесләргә һәйкәл куярга теләгән очракта иҗтимагый тыңлаулар оештырырга кирәклеге турындагы пункт та өстәлде. Документ шулай ук бертавыштан кабул ителде.

Форум барышында яшьләр 50гә якын проект әзерләде. «Алар кәгазьдә генә калмасын, тормышка ашсын өчен урыннарда да тырышып эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Тәбрис Яруллин. Форумның рәсми пленар утырышы «Туган тел» җыры белән төгәлләнде.

Аннан соң форум делегатлары Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай музеена сәяхәт итте, Арчада узган шәһәр көне бәйрәмендә катнашты, ә 7се көнне Иске Татар бистәсендә оештырылган «Печән базары» ярминкәсен тамаша кылды. «Ике елдан соң яңадан Казанда күрешкәнчегә кадәр!» – дип аерылышты бөтен дөньядан җыелган татар яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар