Логотип
Яңалыклар

​Ике бөек татар җырчысына һәйкәл куелды

prav.tatarstan.ru фотолары

Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның халык артистлары Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә һәйкәл ачылды.

Ике бронза бюсттан һәм язулы стелалардан гыйбарәт һәйкәл Кызыл Октябрь районы үзәгендә – Ураза авылында куелды. 16 июльдә татарлар өчен истәлекле әлеге вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә губернаторы Валерий Шанцев катнашты. Әйтергә кирәк, иң баштан ук бу эшне башкарып чыгуда Татарстан Президенты, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы, өлкәнең татар конгрессы, Кызыл Октябрь районы хакимияте һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды көч куйды. Бюстларның авторы – сынчы Мәхмүт Гасыймов, архитекторы – Герман Бакулин.
 



Рәшит Ваһапов (1908-1962) – Кызыл Октябрь районының Актук авылында, ә Хәйдәр Бигичев (1949-1998) Чүмбәли авылында туып үскән. Рөстәм Миңнеханов бу ике шәхеснең иҗаты татар музыка сәнгатенең кабатланмас хәзинәсен тәшкил итүен генә түгел, шулай ук киңкырлы Россия мәдәниятен баетуын да ассызыклады. Татарстан Президенты Түбән Новгород җирендә татар милли тормышы һәрвакыт кайнап торуына куанычын белдереп, милли традицияләрне саклауга шартлар тудырган өлкә хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерде.

Валерий Шанцев һәйкәл ачу вакыйгасыТүбән Новгородта уналтынчы Федераль Сабан туе уздыру көне белән туры китерелүен, татар халкы җирле иҗтимагый тормышта актив катнашып яшәвен, төбәкнең үсешенә саллы өлеш кертүен искәртте.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар