Игътибар: 30 градуска кадәр суыта!

Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикага аномаль суыклар килүен хәбәр итә. Бүген төнлә минималь  температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә уртача температура нормадан 9 градуска түбәнрәк булачак. Синоптиклар фаразларына карасаң, суыклар 23 декабрьгә кадәр сакланачак.


Бу уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да сак һәм уяу булырга чакыра. Артык мөһим булмаса, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк.

Шулай ук коткаручылар да юлларда бөкеләр, янгын очраклар ешаячак дигән фикердә.

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче, 38 ел буе һава торышын күзәтеп теркәп баручы Әмир абый Шәрәфиев та аномаль кыш юрый.

– Декабрь ае июнь белән тәңгәл килә. Суыклар кыска вакытлы булыр. Яңа ел алдыннан  нык суытып алачак. Көн кыскарып беткәндә, 18-26 декабрь тирәләрендә суыклар чигенә. Иске елны чагыштырмача җылы һава торышы белән озатабыз. Ә менә Яңа елның беренче иртәсеннән үк көннәр суыта. Әмма ул уртача температурага төшә. 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут»  суыклары башлана. 1978-79 елларда һава температурасы урыны-урыны белән -50 градуска төште. Быел да аномаль кыш килүе көтелә.

Тарихта мондый салкын кышларның 1941 һәм 1978-79 елларда булуы мәгълүм.
    
1941 елның кышы бик иртә килә. Татарстан территориясендә 14 октябрьдә инде кар җиргә яткан була. Аномаль температура -40-42 градуска җитә. Дөрес, мондый түбән температура бер-ике көн генә булып ала. Аның каравы, 30 градуслы салкын гыйнвардан алып мартка кадәр өч ай сакланган. Мондый суыкларга немецлар әзер булмый. Шуңа күрә аларның тиз генә СССРны алу теләгенә аяк чалына. Зәмһәрир кышта фашистлар чигенергә мәҗбүр була.


    


1978 елны озатканда зәмһәрир суыклар китереп бәрә. Һава температурасы -45-50 градуска җитә. Бүлмә почмаклары  бәс белән каплана, салкын булса да халык эшкә йөри, әмма эш сәгатьләре кыскартыла. Яңа елны каршыларга санаулы сәгатьләр калганда, Мәскәүдә коточкыч хата ясыйлар:  җылыту системаларыннан суны агызасы урынга, температурасын күтәрәләр. Нәтиҗәдә, батареялар шартлый.

1979 ел да үзенең суыклары белән дан тота. Бу елны бакчадагы җимеш агачлары һәм куаклары гына түгел, урмандагы агачлар да һәлак була.
 


Санитар нормалар нигезендә, һава температурасы -15 градуска төшсә, җилнең тизлеге секундына 15 метр тәшкил итсә, 4 яшькә кадәрге баланы бакчага илтмәскә ярый. Ә температура -20 градуска төшеп, җилнең тизлеге секундына 15 метр булса, 5-7 яшьлек балаларны да өйдә калдырырга мөмкин.



Һава температурасы -25 градус булса, авыл мәктәпләрендә белем алучы I-IV сыйныф укучылары укудан азат ителә. -27 градуска җитсә, I-IV сыйныфта укучы шәһәр балаларына да шундый «бәхет»  елмая. Ә менә һава температурасы  -30 градустан артса, I-XI сыйныфта белем алучы барлык укучылар мәктәпкә бармаска хокуклы.


чыганак: http://intertat.ru/tt




 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8993
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9069
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4792
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6029
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан