Игорь Бикеев: "Сайлаулар – гражданлык җәмгыяте үсеше күрсәткече"

Сайлаулар – гражданлык җәмгыяте үсеше күрсәткече. Сайлаучыларның активлыгы бу җәмгыятьнең өлгергәнлек дәрәҗәсен билгели. Татарстанда күпчелек сайлаучыларның тавыш бирүдә катнашуы – кешеләрнең активлыгы, Россиядә, төбәктә һәм муниципалитетларда барган вакыйгаларга игътибары югары икәнлеген дәлилли торган күрсәткеч.
Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә оештырылган брифингта Казан Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры, ТРның “Гражданское общество” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Бикеев бәян итте. Аның сүзләренчә, сайлау процессларында катнашу кешеләрне республикада гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашуга да җәлеп итә. Җитәкчеләр һәм депутлар өчен исә сайлаулар – халыкның ышанычына тест узуга тиң, ягъни аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү.Игорь Бикеев билгеләп үткәнчә, быел муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына сайлауларның ТР Президенты сайлаулары көне белән туры килүе бик яхшы, чөнки бу процессларга халыкның игътибар дәрәҗәсе бер үк түгел.
“ТР Президенты вазифасын биләячәк кешенең халык тарафыннан сайлануы кандидатка җаваплылык өсти, чөнки сайлауларда җиңүче үз гамәлләре өчен Татарстан Республикасының тавыш биргән барлык гражданнары алдында җавап тотарга тиеш булачак”, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113524/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
14 апрель 2021 - 17:10Без имениТиеш булмагач,нигэ тормыш корырга?Болай да урод гаилэлэр белэн донья тулган,э монда жыен сантыйлар сузе сойлисез,хэер,сантыйлар сузе тугел бу.Ирекле ,свободное отношение белэн яшэуче кеше язган моны.Иллэ дэ дэ шэп шунысы:ир дэ,хатын да телэсэ кайда этлэнеп йореп кайта да,узенчэ яши.Кем ашарга тели шул пешерэ,кемгэ акча кирэк шул эшлэп таба,кем чиста кием киясе килэ,шул узенекен юа.Э балалар уртак,аларны кем карарга,ашатырга,юарга,тэрбиялэргэ тиеш? Ир синен белэн яшэргэ телэми икэн,олаксын.Доньяда рэтле ирлэр дэ житэрлек.Әгәр ир китсә...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.