Логотип
Яңалыклар

Игелекле традиция

1 июнь Балаларны яклау көнендә Татарстанда инде традициягә әверелгән игелекле гамәл – «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башланып китте. Аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларга, физик мөмкинлеге чикле сабыйларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән бу чара вакытында республикабызның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. 2007 елдан бирле дәвам итүче шушы игелек акциясендә 249 077 109 балага ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, быел республикабызда 53 709 бала беренче класска бара, аларның 7479ы хәйрия ярдәменә мохтаҗ.


 


 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар