Иң зур куркынычны гөмбәчеләр белән җиләкчеләр тудыра

Татарстанга кабат дуңгыз афәте яный. Быел җәй Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләрендә дуңгызларның яңадан Африка чумасы белән чирләү очраклары ачыкланган. Бу өлкәләр безнең Чүпрәле районы белән чиктәш. Чирнең беренче учаклары 2016 елны кабынган иде инде. Ул вакытта аны тиз авызлыкладылар, нибары 490 баш дуңгыз малы гына юк ителде.

 

Африка дуңгыз чумасы – вируслы авыру, бик тиз тарала, аны йоктырган терлек үлә. Чуманы дәвалау ысуллары уйлап табылмаган, вакцинасы да юк.

Дуңгызлар нигездә терлек азыгы аша һәм кабан дуңгызларыннан йоккан вирустан кырыла. Кабан дуңгызлары белән бер көтүлектә йөрүләре кирәкми дә аларның, вирусны йорт хуҗасы үзе урманга гөмбәгә яки җиләккә барып, аяк киеменә ияртеп алып кайта.

 

Чирнең билгеләре ике көннән күренә башлый. Хайван ашамый, температурасы күтәрелә, сусый, укшый, саннары параличлана, колак тирәсенә, танавына койрыгына кызыл-шәмәхә таплар чыга. Чирле терлекне коткарып калып булмый, ул үлә. Итен кулланырга ярамый.

Хуҗалыгында Африка чумасы белән авыручы терлеге булганын белеп алган хуҗа шунда ук дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 

Терлекләрне чирдән саклар өчен төп кагыйдәләр: азыкны термик эшкәртеп кенә бирү, дуңгызларны ачык болынлыкларда йөртмәү, суны ябык чыганактан гына алу, урманга, болынга киеп барган өс һәм аяк киемнәрен кайткач яхшылап юу, терлек-туарны һәм печән-саламны, фуражны теләсә кемнән сатып алмау, тикшерелгән урыннардан гына алу.

 

Чир кешегә һәм мөгезле эре терлеккә йокмый, әмма хуҗалыгында Африка чумасы булуы ачыкланган очракта, андагы кош-кортның да, терлек-туарның да итен-сөтен сатарга ярамый.

 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...