“Иң яхшы абыстай-2015” республика конкурсы җиңүчесе билгеле булды

Казанда “Иң яхшы абыстай-2015” республика конкурсы уздырылды. Конкурска Татарстанның мәчет-мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимәләр, ислам дине кыйммәтләрен таратуда илас хезмәт иткән мөслимәләр чакырулы иде.

Бәйге ТР мөселманнары диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Татарстан мөслимәләре берлеге тарафыннан, Ислам мәдәнияте, фән һәм белем бирүгә ярдәм Фонды ярдәме белән уздырылды.

Проектның программасы дини белем бирүчеләрнең имиджын үстерү һәм абруен күтәрү, җәмгыятьтә мәдәни традицияләрне яңарту, республика яшьләрен рухи-әхлакый яктан сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән тәҗрибәне системага салу һәм бүлешү, хатын-кызлар арасында әхлакый климатны үзгәртүне күздә тота. Шулай ук традицион мөнәҗәтләр әйтү, татар гореф-гадәтләренә тарту, өлкәннәргә, кул эшләренә, аш-суга хөрмәт уяту, хатын-кызлар һәм балалар өчен ислам динен өйрәнү курсларын оештыруга өйрәтүгә дә басым ясалды.

Жюри әгъзалары катнашуларның халык алдында оста сөйләү сәләтен, ислам дәресләрен укыту методикасын, төрле юнәлешләрдә кулланылган кызыклы алымнарын бәяләде. “Иң яхшы абыстай” конкурсы җиңүчесе исеменә Вәсилә ханым Рәхимова лаек дип табылды.

Татар халкында абыстайлар элек-электән мөһим роль үтәгән. Тирән дини белемле абыстайлар мәхәллә халкына Коръән һәм намаз укырга, ислам нигезләрен өйрәткән. Шул ук вакытта алар хатын-кызлар өчен төрле мәсьәләләр буенча киңәшче, остаз һәм теләсә нинди сорауга җавап бирә алырлык алыштыргысыз кеше булган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/28/115022/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14288
    3
    175
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11421
    2
    118
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8678
    2
    89
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4404
    7
    82
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4975
    4
    73
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...