Логотип
Яңалыклар

Җиңү Парады кайчан үтәчәк?

Бүген Россия Президенты Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгу белән киңәшмә вакытында Җиңү парадының 24 июнь көнне узачагы турында әйтте.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгу белән киңәшмә вакытында Җиңү парадының 24 июнь көнне узачагы турында әйтте.    

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россиянең башкаласы Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә узачак хәрби парадка әзерлек эшләрен башларга боерык бирәм», – диде ул.  

Президент парадта катнашучыларның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамаска тиеш дигән сүзләрне дә әйтте. «Риск – минимумга җиткерелергә, ә иң яхшысы – бөтенләй дә булмаска тиеш», – диде ул.  

«Үлемсез полк» маршы исә 26 июль  – Хәрби-диңгез флоты бәйрәме көнне узар дип планлаштырыла. Ул илдәге санитар-эпидемиология хәленә караячак: соңрак вакытка күчерелү ихтималы да бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар