Логотип
Яңалыклар

Иң мөһиме – ният: киләсе елда «Ярдәм» фонды кемнәрне, нәрсә белән сөендерергә тели?


«Ярдәм» хәйрия фонды 2018 елдагы социаль эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Шул ук вакытта алдагы елга планнар да билгеләнде.  

Фонд 2019 елда берничә яңа проектка керешергә ниятли. 

 

* Күпфункцияле дини «Сөләйман» комплексы, коляскада утырып йөрүче инвалидлар өчен комплекс һәм күп балалы гаилә өчен 5 торак 

Күпфункцияле дини «Сөләйман» комплексы үз эченә зур мәчетне, Изге Коръәнне ятлау үзәген, кызлар өчен көндезге курсларны, социаль ашханәне алачак. Ә «Ярдәм» мәчете янында коляскада утырып йөрүче инвалидлар өчен комплекс төзү көтелә. Анда коляскада утырып һәм таякка таянып йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар өчен бөтен уңайлыклар булдырылып, тернәкләнү узу бөтен шартлар тудырылачак. 

Шулай ук Кама Тамагы районында күп балалы гаиләләр өчен торак төзү буенча проект тормышка ашырылачак. Әлеге районнан 5 гаилә эш һәм торак белән тәэмин ителәчәк. 

2019 елда «Ярдәм» фонды тарафыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен биш тапкыр курслар оештыру көтелә. Шулай ук ишетмәүчеләр өчен һәм «Бер-беребезгә булышыйк» курслары да 3 тапкыр җыелачак.  Тәрбиягә алынган балалар өчен «Гаилә учагы» йорты, Балтач районы Бөрбаш авылындагы малайлар өчен пансионат, «Ярдәм» мәчете карамагында Изге Коръәнне өйрәнү мәркәзе, эчкечелектән һәм наркоманиядән котылырга ярдәм итүче үзәк эшләп торачак, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә эш алып барылачак.  

 

* Тәфсир елында күрмәүчеләр өчен татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләре 

Яңалыкларның тагын берсе Татарстанда 2019 елны Тәфсир елы итеп игълан итү белән бәйле. Декабрь аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан Президиум утырышында шундый карар кабул ителде. 

«Ярдәм» хәйрия фонды җитәкчелеге, мөфтинең инициативасын хуплап, «Бөтен кешегә дә – Коръән» дип аталган хәйрия марафонын башлап җибәрә. Әлеге марафон вакытында күрмәүчеләр өчен махсус эшләнгән әлифба – Луи Брайль язуында рус һәм татар телләрендә Коръән тәфсирләрен (аңлатмаларын) чыгару өчен  акча җыела.  

«Ярдәм» («Помощь») инвалидларга ярдәм күрсәтү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, күрмәүчеләрнең дә Коръәнне аңлап укыйсылары килә. Ә Луи Брайль язуында басылган дини әдәбият җитәрлек күләмдә түгел. Шулай итеп, «Ярдәм» фонды, 2019 елда күрмәүчеләр өчен 3000 китап бастырып, республика китапханәләренә җибәрергә ниятли.   


фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=8405#step1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар