Иң бай министр: «25 ел элек мин иң очсызлы  макарон ашап яшәдем»

Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпованың квартал саен журналистларны җыеп, фикер алышуы традициягә әйләнде. Елга йомгак ясар өчен ул кабат матбугат әһелләрен җыйды. Очрашуда яңгыраган кызыклы фикерләр:

«Иҗат итәр өчен төп ике шарт кирәк: камил төзелгән система һәм мәктәп. Яшьләргә мөмкинлек бирәбез».

«Милли кино индустриясен үстерү зарур. Тик сәхнәдә уйналган спектакльләрне кино итеп төшерү дә кирәк микән?»

«Халык бәйрәмнәре дәүләт тарафыннан гына сакланырга тиеш түгел. Ул халык арасында булганда  гына саклана ала. Фольклор проектларга ярдәм итәчәкбез».

«Казан циркында милли төсмерле программалар булдыру өчен директорының теләге кирәк. Кадрлар мәсьәләсе дә актуаль».

 «Башкаланың Сәйдәш мәдәният үзәгендә ачылган Альбина Шаһиморатованың опера мәктәбе милли опера өчен кадрлар әзерләячәк. Ул даими дә эшләячәк, читтән килгән опера йолдызлары мастер-класслар да үткәрәчәк. Опера сәнгатендә бай мирасыбыз бар. Димәк, милли опера мәктәбе булдыра алабыз».

«Халык театрга нәрсә карарга килгәнен белеп килергә тиеш. Моның өчен мәгълүмат тарату зарур».

«Быел алып баручы буларак дебютым булды.  Минем өчен истә кала торган вакыйга. Мин бит бик оялчан кеше. Валдай форумында мәдәният программасын алып бардым, татар мәдәнияте хакында сөйләдем.  Анда татарча музыка, татарча җырлар яңгырады. Бу – зур горурлык».

«Туфан Миңнуллин музеен Казанда ясау идеясе бар. Тик ваклануга мин каршы. Бәлки Татар әдәбияты музее ясау уңышлы булыр».

«Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев миңа әйтә: «Безнең шундый бай тарихыбыз бар. Син иң бай министр», – ди. Мин әйтәм: «Минем байлык түгел, халыкныкы».

«Ике телебез бар: татар һәм урыс теле. Рус театрларында да татарча тәрҗемә булырга тиеш. Тик бу бик чыгымлы. Без ул хакта уйлыйбыз. Ә татарчаны белмәүчеләр өчен тәрҗемәләр бар. Юк икән, күршедән сорарга була бит. Мин 25 ел элек Бакудан Казанга күченеп кайтканда татарча белми идем. Хәзер иркен аңлыйм, тәрҗемә итә алам, сөйләшергә  генә психологик барьер бар. Хәзер татар мәкальләрен өйрәнәм. Юк, эшем таләп иткәннән түгел, театрга баргач, сәхнәдәге сөйләмне аңлар өчен. Моңа татар теленә мәхәббәт этәрә».

«Казанда күргәзмә мәйданнар күп булырга тиеш. Экспонатларны халыктан качыру ярамый. «Казан» милли-мәдәни үзәге ремонттан соң ачылгач та, китапханә генә түгел, күргәзмә залы да урнашачак. Гомумән, ул – яңа буын мәйданы булачак».

«Сөембикә һәйкәлен куярга урын эзлибез. Берничә урын билгеләгәч, бәлки, тавыш бирү юлы белән халык үзе сайлар».

«Мәдәнияткә нигә акча бүләргә дигән шәрехләмәләр укырга туры килә. Мондый фикерне бөтенләй аңламыйм.  Бөек Ватан сугышы елларында сәнгатьне саклап калу өчен кешеләр гомерләрен биргән. Бакудан Казанга күченеп кайткан елларда хәерчелектә яшәдем. Очсыз макарон пешереп, аны томат пастасы белән болгатып ашаган чакларым күп булды. Ләкин мин укыдым. Иң куркынычы – рухи хәерчелек бит. Финанс хәерчелегеннән бер чыгып була ул. Ә менә рухи байлык булмаса, кеше шәхес буларак үләчәк».

«Мәдәният үзеңнән башлана».

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 26 декабрь 2019 - 10:59
    Без имени
    Хэзерге заманада шуна бара бит инде кемдер макарон ашый кемдер майда балда йозэ
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    9800
    5
    125
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    5671
    1
    77
  • 6744
    2
    47
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    7918
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
    Син минем балам!
  • 18 сентябрь 2020 - 14:00
    Без имени
    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.
    Бала хакы
  • 18 сентябрь 2020 - 14:47
    Без имени
    Шуннан ни булды?
    Яңгыр 
  • 18 сентябрь 2020 - 15:05
    Без имени
    Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
    Фотолар дәвалый? 
  • 17 сентябрь 2020 - 09:00
    Без имени
    БИК шэп кинэшлэр.Истэ калдырырга кирэк эле.
    Әни кешенең өйләнгән улына киңәшләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...