Логотип
Яңалыклар

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы уналтынчы телгә тәрҗемә ителде

2015 елда авторның әлеге китабы “Большая книга” милли әдәби премия җиңүчесе булды.
 

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы швед телендә басылып чыгарга әзерләнә. Бу - уналтынчы телгә тәрҗемә. Гүзәл Яхина китап тышлыгын үзенең социаль челтәрдәге битенә элеп куйган һәм аның 2018 елның башында дөнья күрәчәген хәбәр иткән.

Гүзәл Яхина 2018 елда китапның инглиз телендә дә тәрҗемәсе әзер булачагын әйтә.

Искәртеп үтәбез, 2015 елда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы “Большая книга” премиясе җиңүчесе дип табылды. Китапның егермедән артык телгә тәрҗемә ителәсе билгеле булды, шул исәптән ул татар теленә дә тәрҗемә ителде. Тәрҗемә авторы – танылган шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова. Быел М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры “Зөләйха күзләрен ача” драмасын сәхнәләштерде. Режиссер Айрат Әбүшахманов героиняның милләте күрсәтелмәвен әйтә. 

чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу китапны кайдан сатып алып була ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кибеттэ бар, мин рус телендэ укыдым. 400-500 сум тирэсе

      Хәзер укыйлар