Логотип
Яңалыклар

Губернаторларның илкүләм рейтингында Рөстәм Миңнеханов өченче урынны алган

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов губернаторларның илкүләм рейтингында өченче урынны алган. Аны май һәм июнь тикшеренүләре нәтиҗәсенә карап, “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге төзегән. Элегрәк Татарстан лидеры рейтингта беренче иде, әмма май-июнь аенда аның урынын Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин алган.

Рейтингы төзегән вакытта тикшеренүчеләр  ачык чыганак һәм инсайдер мәгълүматларына таянган, әмма төп игътибар, традиция буенча, төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә бирелгән. Нәкъ менә әлеге мәгълүмат чыганагы тикшеренүнең ахыргы нәтиҗәләрен билгеләгән.

Рейтингның лидерлар бишлегенә Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин (рейтингта өч баскыч югары күтәрелгән), Белгород өлкәсе башлыгы Евгений Савченко (узган апрель рейтингы белән чагыштырганда, үз позициясен саклап калган), ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев (өченчедән дүртенче урынга төшкән) һәм Кемерово өлкәсе башлыгы Аман Тулеев (үз позициясен саклап калган) кергән.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/07/111067/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар