Логотип
Яңалыклар

«Голос. Дети»

17 апрельдән 18енә каршы төндә «Беренче канал» телеканалында гамәлгә ашырылган «Голос. Дети» проектының 2 нче сезоны финалында Ташкенттан Сабина Мустаева җиңүче буларак танылды. Казаннан Сәидә Мөхәммәтҗанова исә – өченче.

Пелагея, Дима Билан, Максим Фадеев – шушы өч остазның соңгы финал турда берәр шәкерте калган булып, Сабина Мустаевага тамашачыларның 45 проценты, Евдокия Малевскаяга 28 проценты, Сәидә Мөхәммәтҗановага 27 проценты тавыш бирде. Сайлап алу турлары барышында төшеп калган шушы җырчы үсмер кызлар өчен тамашачылар тавыш биреп, алар өстәмә раундка кабул ителгән иделәр. Сәидә турында остазы Пелагея аның тышкы һәм эчке матурлыгын, нәфислеген мактап телгә алып, аңарда талант һәм дисциплина чагылыш тапкан, диде.

Җиңүче Сабина Мустаевага “Голос. Дети” проекты сыны, 500 мең сумга сертификат һәм танылган тавыш яздыру компаниясе белән җырлар яздыруда хезмәттәшлек итү хокукы бирелде.

Финал ахырында туры эфирда 733 меңнән артык тавыш җыелганлыгы, SMS-тавышлардан тупланган акчалар авыру балаларга хәйрия ярдәме буларак фонд аша биреләчәге әйтелде. Олылар өчен «Голос»ның 4 нче сезонына катнашуга заявкалар кабул ителә башлаганы, тагын 1 айдан «Голос. Дети» проектының 3 нче сезонына кастинг үткәрелә башлаячагы игълан ителде.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/04/18/108576/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар