Гөлзадә Сафиуллина сәхнә эшчәнлегенә нокта куярга җыена

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе була. Ул Гөлзадә Сафиуллинаның 70 яшьлек юбилеена багышлана. “Мин шоулар ясамыйм. Халыкка әйтәсе сүземне әйттем, эшлисе эшләрем эшләнде. Бу билгеле бер дәрәҗәдә нокта кую”, - диде Гөлзада ханым. “Бөтенләй туктап бетеп булмаса да, алга профессиональ зур сәхнәдә зур концертлар куеп йөреп булмас инде”, дип аңлатты ул үзенең “нокта кую” фикерен шәрехләп.
Концертта катнашу өчен Гөлзадә Сафиуллинаның Америкада укучы оныгы Ширин Аль-Анси да кайткан. “Оныгым минем концертым өчен ике генә көнгә кайтты. Концертта “Сөембикә варислары” бәйгесе җиңүчеләре дә катнашачак”, ди озак еллар дәвамында “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы Гөлзадә ханым.
Концерт программасында Гөлзадә Сафиуллинаның халык күңеленә кереп калган популяр җырлары белән бергә яңа җырлар да яңгыраячак, талантлы яшь режиссер Илшат Рәхимбайның “Әй татарлар” җырына яңа клибы тәкъдим ителәчәк.
Моннан берничә ел элек Гөлзадә Сафиуллина башкаруындагы "Әй, киң төрки даласы!" җырына видеоклипны да Илшат Рәхимбай төшергән иде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.