Логотип
Яңалыклар

Гөлнара Сабирова: Киңәшчеләрем – минем янымда эшләүче кешеләр, мин аларга ышанам

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Салават Камалетдинов
Бүген “Сөембикә” журналына баш мөхәррир булып "Шәһри Казан" газетасы редакторы Гөлнара Сабирова килде. Intertat.tatar электрон газетасына биргән интервьюсында ул планнары белән уртаклашты.

- Гөлнара, сез «Сөембикә» журналына баш мөхәррир булып билгеләндегез. Эшне нәрсәдән башлаячаксыз?

 

- Әле без редакциядә иркенләп утырып сөйләшә дә алмадык. Минем беренче чиратта һәрбер кеше белән аерым сөйләшеп чыгасым килә. «Сөембикә» коллективы – көчле коллектив, ул  ныклы, формалашкан, дистә еллар дәвамында шул эштә эшләгән һәм журналга тугры булган кешеләр коллективы. Андый кешеләр белән эшләү үзе бер дәрәҗә һәм җаваплылык, чөнки алар күп әйберне синнән дә,,миннән дә күбрәк беләләр һәм ничек дөрес икәнлеген чамалыйлар.

 

“Сөембикә” - кызыклы журнал, аны бөтен татар хатын-кызлары укый алырлык, аңлый торган, татар хатын-кызларын берләштерә торган дәрәҗәдә, бик аска да төшмичә, артык югарыга да менмичә, бер урта яссылыкны табып эшлисе килә.

 

Минем анда ир-ат журналистлар җәлеп итәсем килә. Хатын-кыз проблемасына ир-ат каршы, әлбәттә, бүгенге көндә анда бар. Бер үк сорауларга төрле ир-атлар җавап бирә, әмма башка проблемаларга да аларның фикерләрен беләсе килә иде.

 

«Сөембикә»нең сайты бүген бик актив эшләүче сайтлар рәтендә, аны тагын да киңрәк җәелдерәсе килә. «Сөембикә»нең өстенлеге шунда – бездә хатын-кызлар өчен башка татарча журнал юк, ә авылда яшәүче кешеләр «Космополитан» укымаячак. Алар өчен хатын-кыз проблемаларын аңларлык, хатын-кызны борчыган ниндидер сораулар турында сөйләшерлек мәйдан ул - «Сөембикә» булырга тиеш, дип саныйм мин. Шуңа омтыласы иде.

 

Коллектив белән сөйләшеп, аларның фикерләрен беләсем килә. Һәм әлбәттә, минем үземнең дә фикерләрем бар. Бөтен фикерләрне, планнарны бергә туплап, ниндидер концепция төзеп, аны тарату, үстерүне хәл итеп бетерербез.

 

“Бүген язылуның ниндидер альтернатив юлларын эзләргә кирәк”

 

- Сезнең мөхәррирлектә чыга торган «Шәһри Казан» газетасында соңгы еллардагы үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел: чынлап та, сайт та яңартылды, газетаның дизайны да яңартылды, эчтәлеге бик бай. Бу тырышлыклар үз нәтиҗәләрен бирәме соң: мәсәлән, сайтка керүчеләр санын исәпләсәк, тираж саны, укучылар саны белән исәпләсәк, сез дөрес юнәлеш сайладык дип әйтә аласызмы? Дөрес юлдан барабыз, үз урыныбызны таптык дип әйтә аласызмы?

 

- Шулай дип саныйм. Бер сан күрсәткече китерәм: 3,5 ел элек «Шәһри Казан»ның сайтына керүчеләр саны – 2 уникаль кулланучы иде, бүгенге көндә ул 1,5 меңнән артып китә.

 

Газета тиражына килгәндә, ул даими, кимеми, хәтта җәй, кыен язылу вакытында да ул төшми. Почта аша язылуга гына тукталып калмыйча, без альтернатив язылу һәм берәмләп сатуны арттырабыз, чөнки, ни дисәң дә, почта белән эшләве кыенрак. Беренчедән, бәяләре арта бара, һәм синең ярты еллык бәяңнең 80% почтага китүе кәефне төшерә. Әле, шуның өстенә, атнасына өч тапкыр киләсе газеталар кайвакыт өчесе бергә атна ахырында гына җыелып килә. Синең тырыша-тырыша эшләгән хезмәтең бөтенләй юкка чыга дигән сүз. Шуңа күрә бүген язылуның ниндидер альтернатив юлларын эзләргә кирәк дип саныйбыз.

 

Ә үзгәрешләргә килгәндә, без һәркөнне коллектив белән очрашып, сөйләшеп, ватсап төркемнәрендә даими аралашып торабыз, бу һәрдаим ниндидер яңа әйберләр уйлап чыгарырга ярдәм итә. Без үзгәрдек тә һәм «Шәһри Казан» гел шулай гына булачак дигән сүз түгел: камилләшеп торырга кирәк, чөнки конкурентлар күп, без бөтенебез бер татар казанынада кайныбыз. Элегрәк елларда бер «Татарстан яшьләре» тотып торган мәйданны бүген ничә татар газета-журналы бүлешәбез, килешәсездер. Ә укучылар саны артмый, киресенчә, басма матбугатны яздырып алучылар саны кими бара. Шуңа да тукталып торырга бер дә ярамый. Аркага сулап торалар, шуңа һәрдаим ниндидер яңалык эзләп, шуны гамәлгә кертеп торырга кирәк.

 

“Казанда татар газетасын укыту бик кыен”

 

- Татар казаны дип әйттегез... Татар Казаны турында сорыйсы килә дә: Казандагы татар телле укучы өчен татар телле матбугат – ул ихтыяҗны кәнәгатьләндерүме, татар телле мәгълүмат кирәк булганга укыйлармы татарча газеталарны, әллә инде ул тансыкка укыла торган әйберме?

 

- Казанда, кызганычка каршы, татар газетасын укыту бик кыен. Беренчедән, бу, күрәсең, тормыш ритмы белән бәйледер - кешенең газета укырга вакыты юк һәм ул мәгълүматны тиз-тиз генә интернеттан эзләп таба да, кабул итә.

 

«Шәһри Казан»ның гомуми тиражының 4 тән 1 өлешен генә Казан тәшкил итә, калганы аның район-авыллар. Үзегез дә сизәсездер, бу эчтәлегендә дә чагыла: без авыл турында бик күп язабыз, хәтта бәлки артык күптер, әмма укучы нәрсә сорый – шуны бирергә кирәк. Төп таләп итүче, төп бәя бирүче кеше дә ул – укучы. Әлбәттә, аның капризына гына ияреп барырга дигән сүз түгел, без ниндидер формалар, кагыйдәләр кертергә һәм укучыларны да үзебез артыннан ияртергә тиеш. Ләкин базар икътисады шартларында алар теләгән әйберне бирү мәҗбүри дип саныйм.

 

Казанда укытуга килгәндә, без төрле акцияләрдә катнашып карадык. Хәтерлисездер, без хәтта Каюм Насыйри урамында чәй бәйрәме дә уздырдык - зурлап, бер тиен бюджетсыз, бөтенләй бушка, дуслыклар, танышлыклар аша, коеп яуган яңгыр астында... Безнең кебек кечкенә редакция өчен бик җиңел эш булмады ул, әмма без хәтта шунда да ниндидер зур тиражлар, зур язылулар эшли алмадык, 10 газетага язылучы кеше булдымы икән. Шуңа күрә, көчне юкка сарыф иткәнче, кайдан алып була, шуннан алырга кирәктер дигән максатка күчтек. Бүген «Шәһри Казан» - ул Казан газетасы гына түгел, шәһәр газетасы гына түгел. Казан бөтен татарның башкаласы булган кебек, «Шәһри Казан» да бөтен татар укырлык газета булырга тиеш дип саныйм мин. Ул бөтен республика буенча тарала, әле Башкортстан, Чувашия, Марий Эл республикаларында да бар.

 - Чит төбәкләрдә сезне яздырып алучылар күпме?

 - Яздырып алмыйлар, без берәмләп сатабыз. Моңа кадәр чит төбәкләрдә язылудан кергән акча каталогка керү бәясен дә акламый иде. Бушка акча туздырганчы, төбәкләргә чыгуның башка юлларын эзләргә кирәк дигән фикергә килдек без һәм берәмләп сатуга күбрәк басым ясадык.

 

“Матбугат безнең үзебезгә кирәк икән, без аны үзебез саклап калырга тиешбез”

 

- Узган шимбә көнне татар язучылары, җыелышып, милли-мәдәни үзәктә җыелыш үткәрделәр. Анда татар язучылары чаң сукты: татар матбугатына (басма матбугат турында сүз бара) язылучылар кими, 3-4 ел шулай барса, без бетәбез, диләр. Минем шундый сорау бирәсем килә: басма матбугат бетү ул чыннан да фаҗигаме?

 

- Минем, беренче чиратта, ул язучыларга сорау бирәсем килә: аларның күпмесе татар матбугатын яздырып алып укый икән? Безнең редакциягә килеп йөрүче язучылар бармак белән генә санарлык: Рашат абый Низами кереп чыга, Марсель абый Галиев килеп китә, үзебезнең редакциядә Йолдыз Шәрәпова, Марат Кәбировлар бар.

 

Басма мабугатның хәле бүгенге көндә язучылардан да тора, аның өч елдан ничек булачагы язучылардан да тора, татар теленең хәле дә шулай ук - безнең үзебезгә кайтып калды. Хәзер бит инде сугыш игълан итеп, татар теле өчен сугышып булмый. Без шундый сынау алдында калдык – әгәр үзебез саклыйбыз икән, телебез үзебезгә кирәк икән, димәк, без аны саклап калачакбыз. Матбугат та безнең үзебезгә кирәк икән, без аны үзебез саклап калырга тиешбез.

 

Мин мәсәлән, беренчедән, бөтен газета-журналларны өемә яздырып алып укыйм. Ә безнең үзебезнең татар журналистлары, татар язучылары арасында һәрбер матбугат чарасын алып, анализлап укучы кеше күпме? Икенчедән, матбугатны без редакциягә яздырабыз һәм атна саен зур планеркада бөтен татар матбугатына анализ ясыйбыз. Һәр журналист үзенең фикерен әйтә. Без басмаларның начар якларын тикшермибез. Аларда бездә булмаган нинди әйбер бар, без нәрсәне төшеп калдырганбыз, нәрсәгә игътибар итмәгәнбез дип тикшерәбез. Бу эшне планлаштыру һәм вәзгыятьне белү өчен өчен кирәкле әйбер.

 

Төшенкелеккә биреләсе килми, әлбәттә, кайвакыт, язылу вакытларында, кәеф төшеп китә. Зур-зур чараларда татар кешеләре синең яныңнан: «Миңа сезнең газетагыз кирәкми!» - дип узып киткәндә бигрәк тә. Шундый кешеләргә дә кирәкмәгәч, син кемгә кирәк, дигән сорау да туарга мөмкин, әмма мин өч ел белән генә чикләнмәс идем.

 

Без бу хакта Раиф Усманов («Ирек мәйданы» газетасын гамәлгә куючы һәм баш мөхәррире) белән еш сөйләшәбез. Ул татар журналистикасында иң көчле медиа-менеджер дип саныйм, ул матбугатны тарату юлларын, нәрсә кирәк икәнен, ничек чыгарырга, ничек эшләргә икәнлеген әйбәт белә. Раифның бу уңайдан фаразлары пессимистик рухта түгел һәм, минем белүемчә, Раиф һәрдаим яңа матбугат чараларын теркәтеп тә килә әле.

 

- Сорауны дәвам итеп... Өлкән буын кешеләре күндерүенчә, басма матбугатның электрон версиягә күчүе - ул чыннан да фаҗигаме?

 

- Юк, мин аны ул дәрәҗәдә фаҗига дип санамыйм. Чөнки безгә татар телендә укучы буынны тәрбияләргә кирәк, ә ул буынны бүген: «Син газета укы әле, шуны тотып утыр әле», - дип кенә тәрбияләп булмый. Ул буынга үтеп керү өчен сайт кирәк, Вконтакте, Фейсбук, Инстаграм кирәк. Алар шуның аша кабул итә, бәлки шуннан соң ул кызыксынып газетаны кулына алыр.

 

Безгә күптән түгел Саба районы Иләбәр авылыннан бер төркем апалар кунакка килде. Алар үз авылларында атнасына бер тапкыр җыелып, кич утыралар икән. Шул кич утыручы апалар, җыелышып, «Сезне күрәсебез килә» дип, редакциягә килделәр. Без алар белән берәр сәгатьтән артык чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдык. Һәм мин дә сорау бирдем: «Ә интернетта?» «Без сезнең бөтен әйберегезне интернеттан укып барабыз, - диләр. - Без төнге 1-2 гә кадәр интернетта утырабыз», - диләр,  Ул апаларга 60 яшьтән артык - газетаны да яздырып укыйлар алар, интернеттагы сәхифәбезне дә укыйлар.

 

Ул оештыручының үзеннән дә торадыр. Әгәр син газетаңда гына чыккан әйберне сайтка куеп һәм шуны гына социаль челтәрләргә таратып барсаң, бу бер әйбер. Әгәр синең газетада бер контент, социаль челтәрдә икенче контент икән, ул инде бөтенләй башка нәрсә. Без ниндидер оператив әйберләрне сайтка куярга тырышабыз, ә газетада шул ук тема киңәйтелебрәк, ниндидер анализ ясап, комментарийлар, өстәмә мәгълүмат туплап бирелә.

 

Бүген интернетсыз булмый, ул – замана таләбе. Әгәр бөтен әйберне: «Юк, бу безне бетерәчәк», - дип, куркуың астына яшеренәсең икән, татар юрап китерә, сорап китерә дигән әйбер дә бар. Үсәргә кирәк, үзгәрергә кирәк. Әлбәттә, татар матбугаты да гомерлек булмас, кайчандыр бөтен дөньяңда телевизор гына булыр кебек иде, бүген телевизор да түгел хәтта, бүген – интернет. Шундый шартларда, миңа калса, үзеңне ниндидер чикләүләргә кертергә кирәкми. Син мәгълүматны кайдан җиткерә аласың, укучы күңеленә кайдан шакый аласың, мөмкин булган бөтен алымнарны һәм ысулларны файдаланырга кирәк.

 

- Гөлнара, киләсе уку елында татар журналистикасына бер бюджет урыны да бирелмәгән, сез бу хакта беләсезме?  Бу инде сезне дә, безне дә борчыган мәсьәлә - татар журналистикасында кадрлар мәсьәләсе алга таба ничек хәл ителәчәк, безгә нәрсә дә булса эшләргә кирәкмиме бүгенге көндә?

 

- Минем университетны тәмамлаганыма 12 ел. Группадагы 18 кешедән 3-4 генә бүгенге көндә журналистикада эшли. Ул вакытта көндезге бүлеккә 15 кеше алалар иде. Алга таба зур группалар ясамау бик көенечле әйбер, әлбәттә.

 

Татар журналистикасына заманча шартларны, таләпләрне, технологияләрне белгән кешеләр килсә, әлбәттә, бик яхшы булыр иде. Бүген татар журналистикасында SMM-менеджерлар, веб-редакторлар юк, хәтта тотып алып эшкә чакырып, «Әйдә, кил әле, эшлә әле» дип әйтергә татар журналистлары юк. Беренчедән, ялкаулык бар, икенчедән, университетның хәзер татар журналистлары әзерләргә мөмкинлекләре юк.

 

Татар журналистикасын шундый хәлгә калдыру бик авыр. Минем хыялым бар иде: һәр редакция бер-ике булачак журналистны кураторлыкка алсын иде һәм биш ел буе – 1 курстан башлап, укып бетергәнче, аның белән бергә эшләп, өйрәтеп, үзенә әзер журналистлар алсын иде. Әмма хәзер бернәрсә дә әйтә алмыйм.

 

-  Без кадрлар булсын өчен хәзер нәрсә эшләргә тиеш соң?

 

- Безгә хәзер мәктәптән эзләргә кирәктер дип уйлыйм. Мин «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә, без Казан мәктәпләрендә татар журналистика мәктәбен оештырган идек. Шул 5-6 мәктәптән 7ме, 8ме бала университетка журналистикага укырга керде. Бәлки шундый алымнарга мөрәҗәгать итәргәдер? Казан белән генә чикләнмичә, республиканы колачлап. Аны «Татар-информ» кебек зур агентлыклар, «Татмедиа» белән берлектә эшләп, бәлки, шундый юлларын сайларга кирәктер?

 

Мин үзем “Татарстан яшьләре”ндә Исмәгыйль абый Шәрәфиев мәктәбен уздым. Ул татар журналистикасының иң көчле мәктәбе. Мин әлеге мәктәпне узуым белән нык горурланам, хәзерге вакытта да күп кенә каралар кабул иткәндә дә: «Исмәгыйль абый нәрсә эшләр иде икән?» - дигән уй беренче чиратта башка килә.

"Янымда эшләүче кешеләргә ышанам"

 

- Сезнең бүгенге көндә киңәшчеләрегез кем?

 

- Киңәшчеләрем? Кызганыч, Исмәгыйль абый юк, бу елның зур югалтуы булды. Тагын бик зур югалту булды – якын дустым Илфак Шиһаповны югалттым. Без күп мәсьәләләрдә утырып сөйләшә идек. Шәхси мәсьәләләрдә дә Илфак белән сөйләшә идем, ул безнең бөтен гаиләбезнең якын кешесе иде. 

 

Киңәшчеләрем – минем янымда эшләүче кешеләр, мин аларга ышанам. Мин башыма килгән бөтен фикерне һәрдаим үземнең коллективым белән сөйләшеп килдем. «Минем шундый идеям бар, ничек карыйсыз?» - дип, тәкъдим итәм. Минем бу фикер бердәнбер дөрес фикер дигән сүз түгел, ул фикер тулыланырга мөмкин, ул бөтенләй юкка чыгарылырга мөмкин. без Без 3,5 ел эчендә «Шәһри Казан» да шактый дус, бердәм коллективка әйләндек. Мин «Сөембикә» редакциясе белән дә шулай ук булыр дип ышанам. Яныңда шундый кешеләр булганда, әлбәттә, киңәшергә дә, сөйләшергә дә, яңа уңышларга да ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар