Логотип
Яңалыклар

​“ГЛАГОЛИЦА” БАЛАЛАР ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТӘ

“Глаголица” әдәби премиясе ел саен шигырь, хикәяләр, эссе язучы, әдәби тәрҗемәләр ясаучы яшүсмерләрне бергә җыя, бер-берсенең иҗаты белән таныштыра, дуслаштыра һәм, әлбәттә, бүләкләр тапшыра. 

Конкурсның номинацияләре: 

• Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә) 
• Татар телендә шигърият (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә) 
• Татар, француз, инглиз һәм алман телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемәләр (14-17 яшь категориясендә) 
• Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә) 
• Рус телендә шигърият (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә) 
• Рус телендә эссе язу (14-17 яшь категориясендә) 

Эшләрне кабул итү: 12 сентябрьгә кадәр 

Кайда җибәрергә: http://www.glagolitsa-rt.ru сайтына теркәлеп, эшеңнең электрон вариантын йөкләргә 

Җиңүчеләргә бүләкләр: 
• «Бәллүр ябалак» – «Глаголица» Әдәби премиясенең жюри әгъзалары тарафыннан аерым билгеләнгән катнашучыларга бирелә. 
• «Планшет». 
• «Кече китапханә» китаплар комплекты. 
• Татарстанның һәм Россиянең танылган язучылары белән остаханәләрдә, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән очрашуларда катнашу өчен «сертификатлар». 
• Әсәрләрне альманахта бастыру. 
• Бүләкләү тантанасына чакыру.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар