«ГЕРОЙЛАР УЗЫШЫ»НДА БИК КЫЗЫК БУЛАЧАК!

Казанны тикмәгә генә Россиянең спорт башкаласы дип йөртмиләр шул инде. Бу җәйдә ул тагын бер популяр спорт проектын уздыру урыны булачак. 10 июньдә сәгать 11дә «Зөя калкулыклары»нда («Свияжские холмы») «Геройлар узышы. Яңа биеклек» проектына старт биреләчәк. Катнашучылар, 10 километрга сузылган трассада 20 каршылыкны узып, финишка киләчәкләр. Бу проект Казанда беренче тапкыр уздырыла. Гомумән, ул илнең тау чаңгылы, ял парклы курортларында, Мәскәүдән Владивостоккача тау түбәләре, яшел үзәннәре булган иң матур урыннарда үткәрелә. Экстрим, комфорт, боулинг, бильярд, ату, пляж – вакытны күңелле үткәрү өчен менә дигән!..
Инде 1000 нән артык кеше «Геройлар узышы»нда катнашырга теләк белдергән. Илкүләм проектның быел нәкъ менә Зөя буенда узуы Казанның спорт башкаласы булуын тагын бер тапкыр раслый. Үз транспортлары булмаучылар аптырап калмасын: Ярминкә мәйданыннан иртәнге 7 дә автобуслар алып китәчәк. Оештыру взносы 200 сум тәшкил итә. Бушлай ашау, бүләккә жетоннар, палаткалар шәһәрчегендә киенү-чишенү, душ, саклык камералары... Сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклану темаларына лекторийлар, мастер-класслар... Инструкторлар, «Ашыгыч ярдәм» машиналары... Кыскасы, барлык шартлар да тудырылган. Чарада катнашучылар ярты сәгать аралыгында, 150 – 200 кешелек төркемгә берләшеп, стартка баса. Шунысы кызык, катнашырга теләүчеләр арасында кызлар бик күп икән! Алар катнашырга теләк белдерүчеләрнең 40-45% ын тәшкил итә. Хәер, алар табигатьләре белән үк активрак, чыдамрак, тәвәккәлрәк халык шул!
«Геройлар узышы» исеменең дә үз тарихы бар. Үзеңне җиңеп, диваннан тора, офистан чыгып китә аласың, шушы спорт бәйрәменә килеп кушыла алырлык ихтыяр көче табасың икән, димәк, син – герой! Каршылыкларны уза-уза ярышта катнашмасаң да, борчыласы юк – тамаша кылып торучыларга да бик күңелле булачак! Ә балалар рәхәтләнеп ял итәчәк!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.