Логотип
Яңалыклар

Германиядә чуманы елмаеп уздыралар

(милләттәшебез сөйләгәннәрдән)

 

(милләттәшебез сөйләгәннәрдән)

Германиядә коронавирус пандемиясе белән авыручылар саны 30 меңгә җитте. Бу илгә Италиядән дә каты авыручыларны дәваларга китерә башладылар. Авыручылар саны иң күп булган илләр арасында кергән әлеге дәүләт халкы күңел көрлеген югалтмый.

 

«Авыру барышы турындагы барлык рәсми хәбәрне бары тик матбугат һәм телевидениедән беләбез, чөнки урамга чыгып аралашып йөрмибез, – ди Германиянең Ганновер шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Лилия. – Европа халкы өеннән чыкмый, бикләнеп утыра икән дип уйламагыз. Һава суларга чыгып йөрибез. Әле бездә өйдә утырырга дигән катгый әмерләр булмады. Шулай да аралашуны чикләргә дигән хәбәр тараттылар. Халык эшләп йөри. Хезмәткәрләрен ничек эшләтүне компанияләр үзләре хәл итә. Мәктәпләр ябылды. Бер балама бик күп өй эшләре бирделәр. Икенчесе укытучысы белән онлайн шөгыльләнә. Ресторан, кафе ише җәмәгать урыннары да ябылды. 

Шәһәрдә карантин хөкем сөрүгә карамастан, кешеләрнең кәефләре күтәренке. Беренчедән, урамда яз, һава торышы яхшы. Ул да тәэсир итми калмый. Икенчедән, немецлар бер-берсенә ярдәм итәргә ярата. Узып барганда бер-берләренә елмаялар. Тик якын килмиләр. Күбрәк шәһәр читендә йөрергә тырышалар. Кичәге көнгә кадәр кешеләрдән бер метр ераклыкта читтә торырга кирәк дип киңәш иткәннәр иде, хәзер хакимият бу дистанцияне 1,5 метрга җиткерергә кирәк, диләр. Урамда танышлар очраса да, ерактан торып кычкырып сөйләшәләр. Күпләр моңа юмор белән карый. Пандемия белән хезмәт күрсәтү сферасы киңәйде. Өйгә азык-төлек китертү, мәсәлән. Өлкәннәргә ризыкларны китерәләр дә, подъезд төбендә калдырып китәләр. Дәүләт ярдәме бар. Кичә генә хакимияттә бу уңайдан бик зур пакет расладылар. Гомумән, кешеләр ачулы булып йөрми. Әйткәнемчә, күзгә карап елмаялар. Шул рәвешле бер-берләренә теләктәшлек күрсәтәләр. Бу бик күңелле күренеш. Үзләре карантинда утырсалар да, качаклар мәнфәгатен кайгыртуны да онытмыйлар. Тәрәзәләренә «Качаклар хакында онытма», «Коронавируска карамастан, рәхим итегез, качаклар» дип язылган плакатлар эленеп тора».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар