Логотип
Яңалыклар

Гариф Ахунов тууына 90 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция була

21 октябрьдә, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, классик язучы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган (1925-2000) республика фәнни-гамәли конференциясе була.
Арча районының “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Казанбаш мәктәбе мөгаллимнәре тарафыннан оештырылган конференция “Арча” телерадиокомпаниясе төшергән фильмны карау белән башланып китә. Чара барышында язучының каләмдәшләре, туганнары, аның иҗатын яратучылар чыгыш ясаячак. Г.Ахуновның иҗаты белән кызыксынучыларны Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә 21е иртәнге сәгать 8.30 да көтеп кала.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/20/114728/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар