Логотип
Яңалыклар

Галина Волчек вафат

86 яшендә СССРның халык артисты, Россиянең Хезмәт Герое, “Современник” театрының сәнгать җитәкчесе Галина Волчек вафат.

86 яшендә СССРның халык артисты, Россиянең Хезмәт Герое, “Современник” театрының сәнгать җитәкчесе Галина Волчек вафат. Ул 1933 елның 19 декабрендә Мәскәүдә туа. МХАТны тәмамлаганнан соң, Олег Ефремов, Олег Табаков, Евгений Евстигнеевлар белән бергә Яшь актерлар студиясе оештыра. Тора-бара, театр студиясенә “Современник” исеме бирелә.. 1972 елдан Галина Борисовна аның баш режиссеры, ә 1989 елдан сәнгать җитәкчесе булып эшли.. Хәер, режиссер буларак аның беренче спектакле 1962 елда ук куела. У.Гибсонның “Двое на качелях” әсәре 30 ел театр репертуарыннан төшми уйнала. Ә 1966 елда  ул үзенең иң уңышлы спектакльләренең берсен – “Обыкновенная история” әсәрен сәхнәләштерә. Бу хезмәте өчен 33 яшендә үк СССРның дәүләт премиясенә лаек була. Бердәнбер улы Денис Евгеньевич Евстигнеев та аның һөнәрен дәвам итүче, ул да режиссерлык белән шөгыльләнә. 
23 декабрь көнне Галина Борисовнаны үпкә чире белән хастаханәгә салган булганнар. Кызганыч, бүген йөрәге тибүдән туктаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар