Гает көннәрендә өстәмә рейслар булачак

Быел Ураза бәйрәме - Гает көне 17 июльгә туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау  иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала. 


17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Гает намазын «Татарстан - Яңа гасыр» каналы туры эфирда күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте рәсми сайты.

Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала. 

16 июльдәге бәйрәм алды көнендә һәм 17 нче июльдә Казанның «Южный» автовокзалыннан төрле юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештырыла.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте Казан мэриясе сайтында хәбәр иткәнчә, өстәмә рейслар Тольятти, Уфа, Димитровград, Күмертау, Салават, Чабаксар, Туймазы, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Норлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, Болгар юнәлешләрендә булачак..

Тулырак мәгълүматны (843) 237-33-23 телефон номерына шалтыратып, «Южный» автовокзалының белешмә хезмәтеннән белешергә була.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14616
    3
    177
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11594
    2
    121
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8849
    2
    94
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4621
    7
    85
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5230
    4
    75
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...