Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә кем ия булды?

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнашкан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды.

Быел Г. Тукай премиясенә ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя", "Сәяхәтнамәләр: шигырьләр", "К солнцу лицом" китаплары өчен Клара Булатова,

Россия Рәссамнар берлегенең ТРдагы бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән "Казан һәм Габдулла Тукай" графика сериясе өчен Ирина Колмогорцева лаек булды.

Моннан тыш, ТР Театр әһелләре берлеге тәкъдим итеп, "Алтын Урда" спектаклен иҗат иткән һәм сәнгати образлар тудырган өчен,  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (идея авторы, проектның сәнгать җитәкчесе), Георгий Ковтун (балетмейстер-куючы), Кристина Андреева (балерина, Җаникә ролен башкаручы), Михаил Тимаев (балет артисты, Батый хан рухы ролен башкаручы) составындагы иҗат төркеме Дәүләт премиясе алды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/04/25/108833/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7292
    1
    104
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    5203
    1
    85
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4589
    4
    74
  • Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык. 
    12794
    4
    65
  • Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә. 
    23233
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...