Логотип
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә V Бөдендөнья ватандашлар конгрессында катнаша

Бүген Мәскәүдә V Бөтендөнья ватандашлар конгрессы ачылды.
Анда РФ Президенты Владимир Путин катнашачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә милләтара һәм конфессияара өлкәдә Татарстан сәясәте хакында, ватандашлар эшләре буенча Республика Координацион советы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясар дип көтелә.

Бу хакта ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек итү бүлеге хәбәр итә.

Конгресста 97 илдән 400 ләп делегат, федераль хакимият органнары, шулай ук Россия төбәкләре вәкилләре катнаша.

Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм “Хәтерлибез һәм горурланабыз!” шигаре астында уздырыла. Моннан тыш, тарихи истәлекләрне саклау, совет халкының фашизмны җиңүгә керткән өлеше хакында фикер алышу да ниятләнә. Нацизмны батырлыкка тиңләүгә каршы көрәш, ксенофобия, милләтара аерымлык, расизм, агрессив нацизм темаларына да игътибар юнәлтеләчәк.

Конгрессның төп максаты — ватандашлар берләшмәләренең соңгы 3 елда башкарган эшләренә анализ ясау, чит илләрдәге руслар эшчәнлеген алга таба камилләштерү һ.б. Моннан тыш, 2012 елда Санкт-Петербургта уздырылган ватандашлар конгрессы караларының үтәлешенә нәтиҗә ясалачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/05/115255/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар