Логотип
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык әзерлекле һәм бик актив»

«Быелгы сайлауларга әзерлек бик югары дәрәҗәдә узды, – дип, үзенең канәгатьлеген белдерде Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Иртәдән үк, әле сигез тулганчы, барлык сайлау участокларын куркынычсызлык җәһәтеннән тикшерелде. Сайлаучылар арасында тәртипне 17 меңгә якын хокук сакчысы саклый. Әлегә бер генә хокук бозу очрагы да теркәлмәгән.

Быел халык үзе дә актив. Халык бик әзерлекле, үзенең җаваплылыгын тоя, һәм бу мине бик куандыра. Хәтта һава торышының начар булуы, буран да комачауламый. Сәгать унга республикада барлык сайлаучыларның 15,9 проценты инде барып үз тавышын биргән. Шәһәрләргә караганда районнар зуррак активлык күрсәтә. Мәсәлән: Арча районында тавыш бирүчеләр – 37,9%; Әтнәдә – 41,4%; Балтачта – 36,3%; Казанда – 8,4%. Сайлауга бар, дип, республикада беркем дә мәҗбүр ителми. Бу һәркемнең үз эше һәм үз бурычы. Әмма, әйтүемчә, халык: пенсионерлар да, яшьләр дә бик зур активлык күрсәтә.
Быел әзерлек зур булды, дим. Ләкин дөресен генә әйткәндә, үзәк каналлардан барган дебатлар миңа ошамады. Татарстан телеканалларында ике телдә барган дебатлар күпкә кызыклырак һәм культуралырак узды, дип саныйм.

Бүгенге көндә иң борчыган мәсьәләләр, дигәндә, минем үземне Шартнамәгә кул куелмау бик борчый. Ул берәүгә дә зыян сала торган шартнәмә түгел, Россия белән мөнәсәбәтләрне тагын да якынайта торган документ иде.

Туган телебезгә кагылышлы мәсьәлә дә бик борчый. Югыйсә туган тел мәсьәләсе Россия Конституциясендә язылган. Әмма әлегә бу темага сөйләшүне туктатып торыйк. Аның асылын аңларга кирәк әле.  Сайлаулар узгач, тел мәсьәләсенә кире кайтып, барыбыз да утырып сөйләшәчәкбез. Эшне җәмгыять, гаилә белән берлектә алып барырга тиешбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар