Логотип
Яңалыклар

Фитнеска киткән акчаны кайтарып булачак

26 майда  Россиянең 50 шәһәрендә, шул исәптән,  Татарстанда  «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәтенең 5 нче юбилей сезоны ачыла. Бу хакта бүген  матбугат очрашуында проект авторы Мурад Димитров хәбәр итте. 

«Яшел фитнес» хәрәкәтен оештыручылар проектның географиясен киңәйтәчәкләр. Ачык һавада физик күнегүләр ясаудан тыш, тематик фитнес-фестивальләр,  сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану  буенча  лекцияләр уздырылачак. «Яшел фитнес» премиясе дә булдыралар.  

Башка еллардан аермалы буларак, быел республиканың барлык районнары да әлеге хәрәкәткә кушыла. Ачык һавада узачак фитнес күнегүләр расписаниесен һәм уздыру урынын «Яшел фитнес» проектның махсус сайтыннан карап таныша аласыз. 

Матбугат очрашуында катнашкан  Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев белдерүенчә,  2024 елга  ил халкының яртысыннан күбрәген  физик күнегүләр ясарга гадәтләндермәкчеләр. Моңа шартлар тудыру өчен депутатлар канун проектлары әзерли. «Фитнес белән шөгыльләнүгә киткән акчаны салым органнары аша кайтарырга мөмкин булачак», – дип  хәбәр итте Марат Бариев. Әлеге канун киләсе елдан эшли башлаячак, дип ышандырды ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар