- "Мирас" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин белән эш буенча Майамига китәргә туры килде. 31е көнне соңга кадәр эшләдек, шуңа күрә Яңа елны иртәнге якта гына "каршы алдык". Майамида бик күп татарлар гомер итә. Алар татар халык җырларына сусап яши. Безнең белән саубуллашырга һич теләмәделәр. Аранжировкалы җырларны түгел, нәкъ менә баянга кушылып башкарган җырларны тыңларга теләүләрен белдерделәр. Бу теләкләрен тормышка ашырып, читтә яшәүче милләттәшләребезне сөендергән булсак, без бик бәхетле! - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс Каһиров.
чыганак: http://intertat.ru/tt
Комментарий юк