Логотип
Яңалыклар

«Филармониада» халыкара фестивале үзенә дәшә

5-15 декабрь көннәрендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» VIII халыкара фестивале уздырыла.
Фестиваль программасы кысаларында А. Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестры һәм Мария театры артисты Ольга Пудова концерты, Саха (Якутия) Республикасының «Якутия виртуозлары» скрипкачылар дәүләт ансамбле, Мәскәүнең әйдәп баручы театрлары артистлары башкаруында «Сильва» опереттасы, шагыйрь Илья Резникның иҗат кичәсе, А. Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм «Казан» бию ансамбленең «Безнең аһәң» программасы һ.б. мәдәни чаралар уздыру ниятләнә.
сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар