Логотип
Яңалыклар

ФИФА Президенты Казандагы Португалия-Мексика матчын караячак

Халыкара футбол федерациясе Президенты Джанни Инфантино бүген "Казан-Арена" стадионында узачак Конфедерацияләр Кубогының Португалия-Мексика матчын караячак. Бу хакта Россия вице-премьеры Виталий Мутко җиткерде дип, хәбәр итә ТАСС. 

Кичә, 17 июньдә, Инфантино Конфедерацияләр Кубогының Россия  белән Яңа Зеландия җыелма командалары арасындагы ачылыш уенын тамаша кылган иде. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар