Фестивальдә очрашырбыз!

Онытмадыгызмы: 1 июнь көнне «Казан» гаилә үзәге янында (С. Хәким урамы, 4) йөкле ханымнар һәм яшь әниләр өчен шәһәр фестивале узачак. 
Программа шактый бай һәм кызык: бәби көтүче әниләр өчен йога-марафон, төрле мастер-класслар, йөкле ханымнар өчен мода күрсәтү һәм концерт... Кечкенә балалар өчен дә күңел ачу чаралары байтак булыр дип көтелә. 
Бәйрәмне оештыручылар арасында «Сөембикә» журналы да бар. Редакциянең якын дуслары – «7 нче шәһәр клиник хастахәнәсе»нең бала тудыру йорты акушеры, югары категорияле табиб Энҗе Сәүбән кызы Исмәгыйлева һәм  «7 нче шәһәр клиник хастахәнәсе»нең хатын-кызлар консультациясе мөдире, югары категорияле табиб Инна Владиславовна Шошокина бәйрәм кунакларына  
йөклелек һәм педиатрия буенча бушлай киңәшләр бирәчәкләр.

Киләсе яртыеллыкка «Сөембикә» журналына язылган һәркемне исә «Натура Сиберика»дан бүләк көтә! 

Көтәбез сезне! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:24
    Без имени
    18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.
    Алсу күзлек
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:19
    Без имени
    Чиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:14
    Без имени
    Сенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 22:45
    Без имени
    Дөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 22:59
    Без имени
    Узем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...