Логотип
Яңалыклар

Фатих Кәрим иҗатына багышланган докторлык диссертациясе якланды

КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар халкының күренекле шагыйре Фатих Кәрим (1909-1945) иҗаты һәм тормыш юлына багышланган докторлык диссертациясе яклауга чыгарылды. Фәнни хезмәтне экспертлар советы әгъзалары бертавыштан яклауга лаек дип тапты.

Рамил Сарчин: “Атаклы шагыйребез турында күп нәрсә әйтелмәгән”

“1930-1945 еллар тарихи-әдәби контектында Фатих Кәрим иҗаты” дип аталган фәнни хезмәтнең авторы – ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Кама фәнни үзәге фәнни хезмәткәре, әдәбият галиме, шагыйрь, тәнкыйтьче Рамил Сарчин. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә ни өчен нәкъ менә шушы теманы сайлавы турында сөйләде.

“Фатих Кәрим – XX гасыр татар әдәбитяның күренекле вәкиле. Шагыйрьнең Сталин репрессиясенә эләгеп, кулга алынуы билгеле. Аңа карата кузгатылган тикшерү материаллары РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) архивында сакланды һәм аларны узган гасырның 90нчы елларына кадәр өйрәнү мөмкин булмады. Шушы материаллар, башка авторларның Фатих Кәримгә багышланган хезмәтләре белән танышып чыкканнан соң, бу атаклы шагыйребез турында күп нәрсә әйтелмәгәнлеген аңладым. Бу – эшнең башы булды”, – диде ул.

Рамил Сарчин – тумышы белән Ульяновск өлкәсеннән. 2006 елда Ульяновскида рус шагыйре Н.Н.Благов иҗаты буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. 2007 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килгән һәм Фатих Кәримгә багышланган докторлык хезмәтен язуга керешкән.

Автор әйтүенчә, әлеге темага карата кызыксынуы студент елларында ук - узган гасырның 90нчы еллары башында туган. Рамил Сарчин РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең (ФСБ) ТР буенча идарәсе, шулай ук РФ Оборона министрлыгы үзәк архивларында сакланган материалларны өйрәнгән.

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова: “Рамил бу тема белән “чирләде”

Докторлык диссертациясен яклауга Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым Кәримова да килгән иде. Ул “Татар-информ” вәкиле белән әңгәмәсендә әлеге фәнни хезмәтнең җитдилеген, тирәнлеген, мөстәкыйльлеген һәм иң мөһиме – әтисе иҗатына яңа караш белән язылганлыгын билгеләп үтте.

“Бу эштә Рамил Сарчинның филология өлкәсендәге осталыгы тулысынча чагылыш тапкан. Ул Фатих Кәримнең фаҗигасе һәм бәхете нәрсәдә икәнен аңлаган һәм аны аңлатып бирә алган. Күп еллар дәвамында Фатих Кәрим турында тупланган материаллар белән танышырга тәкъдим иткәч, автор баш тартты. Иң элек шагыйрь әсәрләрен, аңа кагылышлы архив документларын өйрәнеп, үз фикеремне булдырам, диде. Рамил бу темага шулкадәр кереп чумды ки, хәтта аның белән “чирләде” дисәк тә була. Авторның рус телендә дөнья күргән “Жизнь и творчество Фатиха Карима” китабы шагыйрь иҗатына карата кызыксынуны тагын да арттырды”, – диде Ләйлә Кәримова.

Римзил Вәли: “Моңа кадәр бер генә шигъри иҗатны да шул чорның тарихи шартларына бәйләп яктырту юк иде әле”

Фәнни хезмәтне яклау чарасында күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе, Фатих Кәримнең якташы Римзил Вәлиев та катнашты. Ул шагыйрь иҗатын беренчеләрдән булып фәнни өйрәнгән галимнәрдән Зәет Мәҗитовны (1927-2000) аерып әйтте. Сүз уңаеннан, соңгысы “Фатих Кәрим шигърияте” дигән темага кандидатлык диссертациясен 1955 елда ук яклаган булган.
“Сәяси система үзгәрүгә бәйле рәвештә, Фатих Кәрим иҗаты совет режимы белән бергә онытылырга мөмкин дигән фаразлар да булды. Әмма, бәхеткә, соңгы елларда шагыйрьгә карата кызыксыну арта башлады. Аның шигърияте дә, дөньяга карашы да саф татарча, искерми торган булуы белән аерылып тора. Фатих Кәрим күңеле белән ватанапәрвәр булган кеше”, - дип сөйләде Римзил Вәлиев. Ул Рамил Сарчинның фәнни хезмәтен бик кызыклы һәм актуаль дип бәяләде.
“Диссертациядә шактый катлаулы чор өйрәнелгән – узган гасырның 30нчы еллары, аннан соң Бөек Ватаны сугышы, Фатих Кәрим иҗатының гөрләп китүе, аның кулга алынып, төрмәдә утыруы... Моңа кадәр бер генә шигъри иҗатны да шул чорның тарихи шартларына бәйләп яктырту юк иде әле. Тарихи шартларның әдәби иҗатта чагылышы фәнни яктан шактый кызыклы. Автор туплаган фактик материал да, аның гомумиләштерүләре дә яңа һәм кыю. Әдәбият белеме фәненедә әсәрләрнең асылын аңлатуда шундый дәрәҗәдәге хезмәтләр күбрәк булсын иде”, – диде Римзил Вәлиев. 

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар