Европа татарлары Чехиядә очраша

6-8 апрель көннәрендә Чехиянең Брно шәһәрендә «Европа татарлары альянсы» идарәсенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Бу чарага Европаның 17 иленнән 50 кеше киләчәк.6 апрель көнне делегатлар «Чехиядә Татарстан Республикасы көннәре» форумы ачылу уңаеннан оештырылган Татарстан сәнгать осталары концертын караячак. 7 апрель көнне киңәйтелгән утырышка җыелган делегатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләр дип көтелә. Шулай ук, утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Тышкы эшләр министрлыгыннан Николай Барабанов та катнашачак.
Чыгыш ясаучылар арасында Болгариядән Альбина Вәлиева, Литвадан Зилә Кәримова, Венгриядән Рита Хәсәнова, Словакиядән Тәлгать Измайлов, Польшадан Ежи Шахуневич, Голландиядән Рөстәм Хөсәенов, Франциядән Гүзәл Агишина, Германиядән Венера Вагизова, Эстониядән Фәүзия Һадиуллина, Германиядән Бари Дианов, Бельгиядән Регина Вәлиева да бар. Алар туган телнең сакланышы, «Европа татарлары альянсы» каршында эшмәкәрләр клубы оештыру, Евросоюзга кергән илләрдә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүдә татар әшмәкәрләренең роле, татар халкының этномәдәниятен туплау, берләштерү һәм үстерүдә татар матбугатының роле, халыкара эшчәнлек турында фикерләшәчәкләр. Чараны «Европа татарлары альянсы» рәисе Флюр Шәрипов алып барачак. Бу киңәйтелгән утырышта «Европа татарлары альянсы»на яңа әгъзалар да алу күздә тотыла. Шулай ук, резолюция дә кабул ителәчәк.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.