Эстрада йолдызы Алсу: Татар булуыбыз белән горурланырга кирәк
Җырчы Алсу Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында катнаша.
"Татар булуым белән горурланам. Без барыбыз да милләтебез белән горурланырга тиешбез", – дип
белдерде Татарстанның халык артисты, Россия эстрадасы йолдызы Алсу Сафина-Абрамова Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына
килгәч.
Алсу бүген съездның пленар утырышында катнаша. "Татарстанны, Казанны яратам, һәрвакыт куанып киләм. Казанның тарихи урыннары, кунакчыл халкы,
бөек тарихы бар. Милләттәшләремә иминлек, үсеш, уңышлар телим", – дип белдерде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.
Мәгълүм булганча, Казанда 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үтә. Анда Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән меңнән
артык делегат һәм кунаклар катнаша. Съезд биш елга бер тапкыр оештырыла.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.