Логотип
Яңалыклар

Эстрада артистларының фан-төркемнәренә күзәтү: Элвин Грейда – 68 мең, Илһам Шакировта – 250

Татар эстрадасы җырчыларының тамашачысы Салаватның кайчан сәхнәдән китәчәген фаразлый, Илһам Шакировка һәйкәл куярга тели, Гүзәл Уразова клипларына сценарий яза, Элвин Грейга мөкиббән китеп гашыйк булудан дәва эзли... “Интертат.ру” социаль челтәрдә җырчыларга багышланган төркемнәрне барлап чыкты.

1 урын: Радик Юлъякшин (Элвин Грей)

Татар эстрада җырчылары арасында Интернет киңлегендә берләшкән “җанатарлар” саны ягыннан Радик Юлъякшин (Элвин Грей) беренче урында. “ВКонтакте” социаль челтәрендә генә дә җырчыга багышланган 45тән артык төркем теркәлгән. Шуларның иң зурысы – официаль дип билгеләнгән төркемдә 68 меңләп кеше исәпләнә.



Монда Радикны төшләрендә күрүчеләр хисләре белән уртаклаша, концертлар турында фикер алыша, аңа кәләш сайлый,  “Артистка башны югалтып гашыйк булудан ничек котылырга?” дигән сорауга җавап эзли. Биредә артистка багышланган шигырьләр, рәсемнәр, җыр сүзләре (һ.б.) урын алган, җәмгысы 184 темага әңгәмә корылган. Шул рәвешле, Радик Юлъякшин иҗатын чагылдырган группа татар эстарадасы җырчыларына багышланган иң актив төркем исеменә лаек.


Җырчы тамашачысы белән социаль челтәрләр аша тыгыз элемтәдә тора. Шәхсән үзе фото-, видеоязмалар урнаштыра, кайвакыт сорауларга җавап бирергә вакыт таба. Радикның “ВКонтакте”да 1меңгә якын “дусты” , 88 меңнән артык язылучысы бар.

Элвин Грейның шул кадәр халык арасында популярлыгын, тамашачы шаукымын куптарырдай талант иясе булуы өстенә, татар, рус, башкорт телләрендә иҗат итүе белән бәйләп аңлатып буладыр, бәлки. Шул ук вакытта җырчының аудиториясе Интернетны актив куллана торган буын булуын да исәптән чыгармаска кирәк.

2 урын: Гүзәл Уразова – Илдар Хәкимов

“ВКонтакте” социаль челтәрендә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовка багышланган төркемнәр 80нән артып китә. Иң күп язылучысы булган төркемдә 12 меңнән артык кеше исәпләнә. Биредә җырчылар тамашачыларының фикерләрен белешә, шуларга таянып иҗат юнәлешен билгели, күрәсең. Әңгәмәләрдә “Халык җырларын башкарырга кирәкме?” кебек сорауларга тамашачы фикерен белешә, җыр сүзләренә, көйгә конкурслар уздырыла, клип сценарийлары әзерләүдә дә тугры тамашачысы ярдәм күрсәтә.



Шунысы да кызыклы – киң йөрәкле Гүзәл Уразова шәхси битендә 10 мең кеше белән дуслашкан, 44 меңнән артык кеше артист яңалыкларына язылган.



Җырчыларның иҗат елъязмасы булып язылып бара торган бу төркемнәрдә артистларның сәхнәгә аяк баскан дәвердән башлап бүгенгә кадәр булган меңләгән фото-, видеоязма табарга мөмкин.

3 урын: Фирдүс Тямаев – Резеда Әхмәтвәлиева

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов парыннан Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиева беразга гына калыша. “ВК”да Фирдүс Тямаевка багышланган 13 ләп төркем булса да, шуларның иң зурысын (33 меңнән артык катнашучы) Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиева үзләре алып бара.



Татар телле бу төркем, Фирдүстән аермалы буларак, тыйнаклыгы белән аерылып тора. Мондагы әңгәмәләр бары тик концертларга багышлана, анда җыр, видеолар урын алган. Тямаевның үзенең 8 меңнән артык “дусты”, 35 меңгә якын язылучысы бар. Ә Резеда Әхмәтвәлиеваның 8 меңнән артык дусты исәпләнә һәм аның “битен” 3 меңгә якын интернет кулланучы күзәтеп бара.

4 урын: Ришат Төхвәтуллин

Татар-башкорт сәхнәсе йолдызы Ришат Төхвәтуллин иҗаты да социаль челтәрдә 20 меңгә якын кешелек аудиторияне бер төркемгә җыйган. Җырчыга багышланган унга якын төркем булса да, тамашачы күбрәк хуҗасы Айгөл Төхвәтуллина булган “рәсми” төркемдә активлык күрсәтә.



Биредә һәрбер тамашачы Ришат Төхвәтуллинның үзеннән кызыксынган сорауларына җавап алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Ришат Төхвәтуллинның 7 меңнән артык дусты, 12  меңнән артык язылучысы исәпләнә.
 5 урын: Салават Миңнеханов – Гүзәлем

Тагын бер җырчы пар – Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем “ВК” кулланучылар арасында популяр. Аларга багышланган төркемнәр күп булмаса да, Салават Миңнехановның 10 меңгә якын дусты, 7500 язылучысы исәптә тора. Салаватның хәләл җефете Гүзәлем бераз гына калыша: 9 мең дус һәм 3 меңләп язылучы.

6 урын: Салават Фәтхетдинов

Әлеге иҗади пар социаль челтәрдә махсус эшләсә, эстрадабызның олпат җырчысы Салават Фәтхетдинов иҗатын яратучылар үзләре аерым төркемнәргә берләшкән. Бу төркемнәрдә исә Салават Зәкиевичның катнашлыгы сизелми.  
15 мең, 12 мең һәм 10 меңләп кеше җыелган әлеге төркемнәр чагыштырмача зур санала һәм монда Салават тамашачысы аралаша, иҗатын бәяли. Бу төркемнәрне рекламалаучы кешеләр дә юк, Салават иҗаты тарафдарлары үзләре берләшә. Монда аның калган җырчылардан ни белән аермалы булуы турында гәп куерталар, концертларында “ычкынган”  фразаларын, мәгънәле сүзләрен, шаян сүзләрен теркәп баралар.



Шулай ук артистның кайчан сәхнәдән китәчәген фаразлыйлар, “Салават сезнең әтиегез яки ирегез булса нишләр идегез?” кебек әңгәмә коралар. Шунысы да игътибарга лаек, Салават белән бер чорда сәхнәгә күтәрелгән Хәния Фәрхинең тамашачысы социаль челтәрдә 4 меңнән артмый.

7 урын: Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров

“ВКонтакте” социаль челтәрендә хәтта Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировка багышланган төркемнәр дә эшли. Аларда 250ләп катнашучы теркәлгән. Әлеге төркемдә Илһам Шакировка һәйкәл кую турында фикер алышалар. Кайбер төркемнәрдә нибары 1 генә кеше.
Хәзерге буын тамашачысы сәхнәдә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова иҗат иткән чор тамашачысыннан күпкә бәхетле. Күңеленә хуш килгән җырларны кабат-кабат тыңлый ала, артистлар тормышындагы һәр яңалыктан хәбәрдар тора, фото-, видеолар карап соклана. Эстрада артистлары да социаль челтәрләрнең әһәмиятен аңлап алды, Интернет киңлекләрендәге тамашачысы өчен махсус эшли, каналлар ача, мөмкин кадәр күбрәк күзгә чалынырга тырыша, камера, экран аша булса да әңгәмә кора. Ә кайберәүләр реклама белән акча эшләү җаен таба, концертларына әйди.





Социаль челтәрләрдәге язмалар артист иҗатының елъязмасы буларак теркәлеп бара, иҗатын тәфсилләп сөйли. Иң мөһиме – социаль челтәрләр җырчыга да, тамашачыга да файдага гына булсын иде!

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар