Логотип
Яңалыклар

​Эшлекле ханымнар, форумга рәхим итегез!

14 сентябрьдә дүртенче тапкыр Татарстанның Эшлекле хатын-кызлары форумы узачак. Бу юлы Иннополис шәһәрендә үткәреләчәк форумда 300 эшлекле ханым катнашыр, дип көтелә.

Форум ел саен «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Бу оешмага бизнес белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ә гомумән, эшлекле, актив иҗтимагый тормыш белән яшәүче хатын-кызлар берләшкән. Быелгы җыенның темасы «Җәмгыятьнең уңышлы үсеш шарты буларак хатын-кызның киңкырлы эшчәнлеге» дип билгеләнгән.



«Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» оешмасы президенты Лиана Сәетова хәбәр иткәнчә, форум өч секциядә эшләячәк. «Кризис вакытындагы мөмкинлекләр: идеяләр, проектлар, финанслар» дип исемләнгән беренче секциядә сүз бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында барачак. Гүзәл затлар инновацион проектлар, дәүләт һәм шәхси эшуарлар арасындагы хезмәттәшлек хакында фикер алышачак. «Гаилә һәм бизнес. Рухи бердәмлек» секциясендә заманча җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре күтәреләчәк. «Социаль өлкәдә хатын-кызлар инициативасы» секциясендә хатын-кызларның тормышка ашырырга көченнән килгән социаль проектлар барланачак. «Без эшлекле хатын-кызлар өчен быел идарә итү серләренә өйрәтүче тренинг та үткәрергә булдык», – ди Лиана Сәетова форумның программасы белән таныштырып.

Форумда катнашырга теләүчеләр «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының dgrt.ru рәсми сайтында теркәлергә тиеш. Аларны 14 сентябрьдә Иннополис шәһәренә алып бару өчен Казанның «Тандем» сәүдә үзәге янында иртәнге сәгать 8дә автобуслар көтәчәк. Гомумән, форум, гадәттәгечә, эшлекле җыен итеп кенә түгел, ә бәйрәмчә уздырылачак. Форумда катнашучыларны Иннополис буенча кызыклы экскурсия көтә: университет, балалар бакчасы, торак йортлар, тулай тораклар, спорт комплекслары, технопарк – берсе дә игътибарсыз калмаячак.

Җыенга эшлекле ханымнарга балалары белән килсә дә ярый, чөнки нәниләр өчен уен мәйданчыгы эшләячәк. Анда «Минем эшлекле әнием» дигән рәсем бәйгесе, күңелле эстафета үткәрергә, тәмле ризыклар белән чәй эчерергә вәгъдә итәләр. Эшлекле әниләргә исә зәркан эшләнмәләре, бизәнү-ясану әйберләре, сувенир продукцияләр белән тулы ярминкә-күргәзмә тәкъдим ителәчәк. «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» оешмасы даими рәвештә Казанның 1нче санлы махсус коррекция интернат-мәктәбенә ярдәм итә. Форум көнне әлеге мәктәп укучылары кулы белән ясалган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсен оештырырга ниятлиләр. Бу ярминкәдән җыелган акча мәктәпнең көндәлек чыгымнарына китәчәк. Көн азагында форумның химаячеләре бүләкләр өләшәчәк: спа-салонга, балалар үзәгенә, туристик сәяхәткә билетлар уйнатылачак.




Ольга Павлова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Бүген җәмгыятьтә хатын-кызларның роле үзгәрә, аларга үзләренең эшлекле сыйфатларын үстерергә мөмкинлекләр ачыла. Һәм бигрәк тә  хатын-кызларның сизгер йөрәге кискен социаль проблемаларны тоеп, аларның чишү юлларын табарга ярдәм итә. Татарстанда соңгы елда Гаилә сәясәте концепциясен төзү, мәктәпләрдә гаилә белеме дәресен кертү, хатын-кызларга өстәмә белем бирү, хәйриячелек традицияләрен таныту – нәкъ менә эшлекле ханымнар, шул исәптән депутат хатын-кызлар күтәреп чыккан мәсьәләләр. 

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар